07.06.2017 11:57

Очар идем, хисләремне канат итеп...

Автор  Редактор
Оценить
(2 голоса)

Фирүзә Шәйхетдинова

Тукай районы Мусабай-Завод авылында туа. Шунда ук урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәптә укыган чорда беренче шигырьләрен иҗат итә һәм аларны район газетасында күрү бәхетенә ирешә. Иҗат юлына ныклап аяк басуы өлкән сыйныфларда укыган чакта башлана. Шигырьләр белән беррәттән мәкаләләр, кечкенә хикәяләр дә иҗат итә. Алар «Юлдаш», «Татарстан яшьләре», «Көмеш кыңгырау», «Якты юл» газеталарында һәм «Ялкын» журналында басыла башлый. Моннан тыш, Фирүзә Фиркат кызы төрле районара һәм республика күләмендәге иҗади бәйгеләрдә катнашып, каләмен сыный. 2000-2001 елларда «Алтын каләм», «Илһам бирче, каурый каләм» (1999 ел), «Иделем акчарлагы» бәйгеләрендә җиңеп чыгу бәхетенә ирешә.

2002 елны Яр Чаллы шәһәрендә «Идел-Урал» көллиятенең психология бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, 2005 елда «Көмеш кыңгырау» балалар газетасында махсус хәбәрче булып эшли башлый. Шунда эшләгән вакытта читтән торып Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлый. Бүгенге көндә «Мәйдан» журналында җаваплы сәркатип.

 

Әбиләр чуагы

Күгендә торналар чылбыры,

Төннәрнең тылсымлы, озыны...

Офыкта – миләшләр кызылы,

Басуда эшләрнең кызуы...

Каеннар – моңсу бер сабырлык,

Томаннар җәймәдәй ябарлык.

Хуш исле җилләргә утырып,

Әбигә кунакка барырлык.

...Күз кыса пәрәвез җепләре,

Тик моңлы нигәдер һавасы...

Сагышлар-шатлыклар янәшә,

...Җаннарда хушлашу авазы.

 

Бәхет төсе нинди?

Бәхетләрнең төсе нинди димә,

Бәхет – һәрчак кояш төсендә.

Кара икмәк үскән шушы җире

Тыныч тормыш кирәк кешегә!

Бәхетләрнең төсе нинди димә,

Яшел үлән, рәшә төсләре.

Мөлдерәмә иген басулары

Баш әйләнгеч, арыш исләре.

 

 

Сеңлем мәктәпкә бара

Бүлмәгә нурлар төшкән.

Иртүк коймаклар пешкән...

Өстәлдә гөлләр – бәйләм,

Бүген бездә зур бәйрәм!

Көне нинди рәхәт лә,

Сеңлем бара мәктәпкә!

Туктаусыз балкый йөзләр,

Зәңгәр нур сибә күзләр.

Чәчләрен тарап сала,

Бантигын сыйпап ала.

Көзгедә генә күзе,

Курчагы кебек үзе!

Сеңлем бүген бик гүзәл,

Сөйли гел матур сүзләр!

...Бу кадәр тыңлаучан булып,

Белмим, күпмегә түзәр?!

 

 

Балачак иле

Балачакта бөтен нәрсә кызык,

Бөтен нәрсә серле күңелгә:

Ай-йолдызлар әйлән-бәйлән уйный,

Су анасы күлдә күренә.

Абагалар тылсым чәчәк ата,

Шүрәлеләр йөри урманда...

Чак-чак кына качып котыласың

Бер өер җен арттан куганда!

Балачак – ул Бөек Тылсым иле,

Анда яшәүчеләр – шаһзадә...

Балачакта һәркем Бөек Рәссам,

Бөек Шагыйрьләргә әйләнә!

 

Әнкәйгә

Очар идем, хисләремне канат итеп,

Океаннарда йөзәр идем кораб итеп.

Язлар булып кайтыр идем туган якка,

Барысын эшләр идем, әнкәй, синең хакка.

Учларыңа ләйсән булып тамар идем,

Яз җиледәй чәчләреңне тарар идем.

Океаннарны гизәр идем, җитсә көчем,

Барысын эшләр идем, әнкәй, синең өчен!..

 

 

Без бурычлы

Без бурычлы Сезнең алда

И, чал чәчле ветераннар!

Шушы гүзәл язлар өчен,

Түгелгән бит Сезнең каннар.

Без бурычлы Сезнең алда:

Ил-җир тыныч, күкләр биек!

Бу бәхетле көннәр өчен

Рәхмәт! – дибез башны иеп.

 

Укытучыма

Үзе җырлы, бераз моңлы

Саубуллашу бәйрәме.

Садә хисле – шомырт исле

Яратулар бәйләме...

Күңел нурын кочак-кочак

Алдыгызга чәчимме?!

Балачакка кире кайтып

«Апа» диеп дәшимме?!

Ни кылсам да мең бурычлы

Сезгә, кадерле Кешем!

Җырланып бетмәс җырым Сез,

Сабый чактагы төшем...

Әй, «Көмеш кыңгырау»!

Чыңнарың – күңелләрдә,
Хәбәрләрең – телләрдә.
Хыяллар канат кагына
Син киләсе көннәрдә.
Әй син, «Көмеш кыңгырау»!
Мең җавап һәм мең сорау...
Ничек чыдый башкаең?!
Торып-торып аптырау...
Өлкәннәргә киңәш син,
Балаларга тиңдәш син,
Аксакалдай зирәк тә,
Кояш кебек көләч син!
Әй син, «Көмеш кыңгырау»,
Чынга ашсын мең юрау:
Һәр гаиләнең дусты бул,
Тынмасын көй-яңгырау.

Соңлаган яз

...Илтче тизрәк язларга, дип,

Гөрләвектән сорадым...

Ярсу җаным язга очты,

Ә гөрләвек – соңлады...

...Җиркәемне ямьгә төр, дип,

Җилгә кушылып җырладым.

Күңелем алдан чәчәк атты,

Яз җилләре – соңлады...

...Юкса, язның башы гына,

Җанда тургай чыңнары.

И ашкына күңел дигән,

Тургай булып, югары...

Илаһи көн

Шәфкатьле – илаһи көн бүген,

Миһербан – Ходайның үзеннән.

Җылылык, яктылык сирпелә,

Дөньяга ветеран йөзеннән.

Шәфкатьле, илаһи көн бүген,

Догалы-иманлы җаныгыз...

Нур сибеп киләчәк елларга

Ак булып, пакъ булып калыгыз!

Шәфкатьле – илаһи бүген көн,

Күңелдә өметләр бәйләме...

Җиремдә-күгемдә тоташтан

Изге нур – ул Җиңү бәйрәме!

***

Күңелле дә соң балачак,

Көне нинди булса да...

Уйнарга җаен табабыз –

Яңгыр явып торса да.

Энемә бар нәрсә кызык,

Уенның тәмен белә.

Табигатьне бик ярата,

Кошларны якын күрә.

Яфраклар белән серләшә,

Агачлар шавын тыңлый...

Кошлар җырына кушылып –

Тирә-юньгә дан җырлый.

 

 

Изменено 07.06.2017 12:00

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить