06.06.2017 13:29

Айсылу

Автор  Алия Галиева, Чаллы, 87нче коррекция мәктәбе.
Оценить
(1 голос)

Борын-борын заманда, калын урман янында, челтерәп аккан көмеш сулы елга ярында бер авыл булган. Ул авылның кешеләре кече яшьтән үк эш сөйгәннәр. Алар кырда иген иккәннәр, елгада балык тотканнар. Яшь кызлар урманга җиләк-җимеш җыярга йөргәннәр. Көндезләрен урман өстендә зәп-зәңгәр аяз күктән кояш көлеп торган, ә кич булса, көмештәй нурларын балкытып үзенең сакчыларын – җем-җем йолдызларны ияртеп, ай калыккан.

Шушы авылның иң читендәге кечкенә генә, тәбәнәк кенә бер өйдә үзенең әнисе белән Айсылу исемле бер кыз яшәгән. Аның әтисе һәлак булган. Кызының өстен бөтәйтү, тамагын тук итү өчен ана бөтен көчен куйган: чит кешеләргә ялланып кер юган, кием теккән, чүп утаган, урак урган.

Айсылу исә авылда иң чибәр кыз булып үскән. Әгәр ул зәңгәр һавадай зәңгәр күлмәген киеп, ак болыттай ак яулыгын бәйләп, кап-кара толымнарын күкрәгенә салып, аллы-гөлле чиләкләрен асып чишмәгә суга барса, аңа сокланмаган кеше калмый, ул куе керфекләрен сирпеп бер караса, яшьләр генә түгел, сакалы биленә җиткән бабайлар да аһ итә икән.

Айсылуга унсигез тулганда, кинәт кенә аның әнисе дөнья куйган. Авылдашлары аны урман уртасындагы яшел аланга күмеп кайтып киткәннәр. Ә Айсылу китәргә теләмәгән. Ул әнисенең каберен кочып елаган да елаган... Менә кояш баеган, ай калыккан, йолдызлар җемелдәшкән. Төн узып киткән, таң аткан, тагын якты көн туган. Ә кыз һаман кузгалмаган, ул әнисеннән аерылырга теләми икән.

«Их, сез нинди бәхетлеләр! – дигән Айсылу, аланда үскән чәчәкләргә карап. – Сез минем әнием кабере янында үсәсез. Мин дә сезнең кебек бер чәчәк булсам икән. Беркайчан әниемнән аерылмас идем».

Һәм кыз сүзләрен әйтеп бетермәгән, аның зифа сыны яшел сабакка, куллары яшел яфракка әверелгән...

Икенче көнне җиләккә килгән авыл кызлары ялгыз кабер өстендә иелеп үскән зәп-зәңгәр кыңгырау чәчәкне күргәннәр. Күргәннәр дә узып киткәннәр.Чөнки алар моны гади чәчәк кенә дип уйлаганнар, ана һәм бала мәхәббәтеннән шытып чыккан тылсымлы чәчәк икәнен белмәгәннәр.

Бу чәчәк әле дә шул аланда үсә, ди. Көзләр, кышлар җитсә дә, тирән кар астында да туңмый, ди. Ана күңеленең сүрелмәс җылысын тоеп, язлар җиткән саен чәчәк ата, ди.

 

 

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить