31.05.2017 11:08

Җәннәт - аналарның аяк астында

Автор  Сафуан Йосыпов, Чаллы шәһәре, А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицей, 8Б сыйныфы укучысы.
Оценить
(1 голос)

Әни дөньяда иң якын, иң кадерле hәм матур кеше. Кечкенә чагында төн йокысын калдырып ул мине карады. Елаганда кочагына алып юатты. Беренче тапкыр мине мәктәпкә әнием алып килде. Минем өчен кайгыртучы әнием булу – нинди бәхет ул! Ислам дине анага, хатын-кызга зур хөрмәт белән карый. Әнисен рәнҗетүчене, һичшиксез, җәһәннәм көтә диелә.

Мин әниемне бик яратам. Аны ярату гына җитми, кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән шатландырырга кирәк. Мин шулай эшләп, әниемне бәхетле итәргә тырышам.

 

Еще в этой категории: « Минзәлә мәчетендә бәйге узды

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить