30.05.2017 12:37

Шаулап тора каеннарым...

Автор  Гүзәлия Искандирова, Мөслим районы, Яңа Усы төп мәктәбе, 4нче сыйныф.
Оценить
(1 голос)

Туган ягым урманнары,

Шаулап тора каеннары.

Челтерәп ага инешләре,

Ялтырап тора чишмәләре.

Сайрап куя былбыллары,

Ни-нәрсәдер әйтүләре.

Туган ягым киң кырлары,

Бигрәк ямьле су буйлары.

Башын игән таллары,

Әйтерсең ялварулары:

«Булыгыз мәрхәмәтле,

Булыгыз итагатьле.

Кадерләрен белегез,

Рәхәтләрен күрегез,

Табигатьне саклагыз,

Табигатьне яклагыз!»

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить