25.05.2017 10:13

Җәй, тизрәк кил инде!

Автор  Алия Нуруллина, Әлмәт шәһәре, 2нче урта мәктәп 5Б сыйныфы укучысы.
Оценить
(1 голос)

Минем өчен җәй – иң яраткан ел фасылы. Җылы кояш, чиста зәңгәр күк, озын көннәр – барысы да минем күңелемне шатландыра.

Җәй көннәрен мин бик кызыклы һәм файдалы үткәрәм. Җәйге лагерьдә ял итәм. Анда яңа дуслар табам. Без алар белән төрле уеннар уйныйбыз, ярышларда катнашабыз, аралашабыз.

Шулай ук җәй көннәрендә гаиләм белән диңгезгә барып кайтабыз. Мин диңгездә йөзәргә бик яратам. Диңгез суы бик чиста һәм файдалы.

Җәйге урманга барып кайту – минем өчен бик шатлыклы вакыйга. Нәрсә генә юк анда! Без кошлар сайравын тыңлыйбыз, каен җиләге җыябыз. Елан һәм керпе күргәнебез дә бар! Урманнан кайтканда, күл буенда туктап, суда коенганыбыз да булды.

Мин җәйне ел саен көтеп алам. Быелгы җәй көннәре дә миндә бары тик җылы хисләр генә калдырыр дип өметләнәм. Җәй, тизрәк кил инде!

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить