19.05.2017 13:47

Нәни генә җан иясе

Автор  Әминә Гафурова, Балтач районы, Бөрбаш урта мәктәбе, 7нче сыйныф.
Оценить
(1 голос)

Диңгезләрне без беләбез, йолдызларны күрәбез.

Урманнарга да керәбез, биек тауга менәбез.

Табигатьнең төрлелеген, матурлыгын сизәбез.

Җир астында ниләр барын, белик әле, әйдәгез!

Нәрсә анда шуыша? Тизрәк! – диеп тырыша.

«Син нинди җан иясе?» – дип, сорау бирдек без аңа.

– Мин бит яңгыр суалчаны, шушы туфракта яшим.

Бик гади һәм кирәкмен, файдалы минем эшем.

Бәрәңгене казыганда, күрә мине һәр кеше.

Алып читкә аталар, тавыкка ашаталар.

Әллә мине белмиләрме? Әһәмият бирмиләр.

Минем аркада бит инде, зур үсә бәрәңгеләр.

Җирне йомшартам мин, туфракларны чистартам.

Черемәне бакчаларда мамык төсле таркатам.

Мин ясаган вак юллардан туфракка һава керә.

Яңгыр яугач, тамырларга суы да әйбәт сеңә.

Ләкин соңгы вакытларда яшәве авырлашты.

Тауларның, бакчаларның туфрагы агуланды.

Яшәргә мөмкин булмагач, күбебез үлеп бетте.

Туфрак таш күк катты, җирдән бәрәкәт китте.

Агулап, ашлама сибеп, үсә хәзер бәрәңге.

Уйлагыз әле, кешеләр! Файдалымы бу эшләр?

Суалчан – ул туфракның тере барометры.

Һәр төрле ашламалар кешегә бит зыянлы.

Суалчаннар үлеп бетү – кешелеккә зур сигнал.

Кызыл китапка керттеләр, син, дускаем, искә ал!

Иң беренче сезгә мәгълүм җир астында ни бары:

Шушы туфрак аша үтә, елга, чишмә сулары.

Җир-анабыз тамырлары үзара нык бәйләнгән.

Бар табигать кешелеккә зарарлыга әйләнгән.

Табигатьне саклап калыйк!Уйланыгыз, кешеләр.

Сөйләмәгез, киңәшегез! Бердәмлеккә ни җитәр?

 

Менә шундый суалчанның безгә әйтер сүзләре.

Нәни генә җан иясе – Җиребезнең бизәге.

Кырлардагы, бакчадагы туфракны без күзәтик!

Анда яшәүчеләр барын онытмыйк, ярдәм итик!

 

 

Изменено 19.05.2017 13:48

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить