16.05.2017 15:36

Яшәртәм әбиемне

Автор  Яр Чаллы шәһәре, 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе. Мәүләвиева Гүзәл, 5 в сыйныфы укучысы.
Оценить
(0 голоса)

Минем әбием бигрәк җитез,

Гел йөгереп кенә йөри.

Ял итәргә кирәк дими,

Ару-талуны белми.

 

Әбием ерак тормый бездән

Ун минут вакыт китә.

“Әбием кил”, - дип шалтыратсам,

Ун минутлык юлны әбием

Унбиш секундта үтә.

 

Кәнфитем беткән булса да,

Кәефем бозылса да,

Әбиемә шалтыратам

Әнием орышса да.

 

Хәзер йөгереп килеп керә,

Бер шалтырату җитә.

Шоколадлы кәнфитен дә,

Согын да, кәтлитен дә

Күтәреп килеп җитә.

 

Көнгә өчәр чакырам аны,

Арттырып та җибәрәм.

Әбием килеп китче диеп,

СМСлар җибәрәм.

 

“Йөгертәбез инде сине, әни” -

Дисә әгәр әнием,

“Хәрәкәттә -бәрәкат” – дип

Елмая гына әбием.

 

Көндә безгә йөгерә ул,

Шуңа картаймый бугай.

Гел йөгертеп әбиемне

Яшәртәм генә шулай.

                                     

Изменено 16.05.2017 15:46

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить