15.05.2017 14:44

Яшьләр начар юлга басмасын өчен нишләргә кирәк?

Автор  Алсу Зиннәтуллина, Балтач районы, Салавыч күппрофильле лицееның 7нче сыйныф укучысы.
Оценить
(0 голоса)

Минем фикеремчә, тәрбия эшен балалар бакчасына барганчы ук гаиләдә башларга кирәк. Хәзерге вакытта гаиләдә балалар саны аз. Һәр йортта замана техникасы: телевизор, компьютор, смартфон, планшет, күп функцияле кәрәзле телефон бар. Тәүлекнең 24 сәгатендә төрледән-төрле тапшырулар бирелә. Менә шул тапшырулардан тәрбия өчен иң кирәклеләрен сайлап алу – әти-әнинең бурычы, дип саныйм. Һәр кибеттә күп төрле уенчыклар бар, шулар арасыннан иҗади характердагы, тәрбия бирерлек уенчыклар сайлап алу да әти-әни бурычы. Балага уңай йогынты ясый торган әсәрләр уку, әңгәмә кору да әһәмияткә ия. Яшьләр начар юлга басмасын өчен, әти-әни, туганнарның да тәртипле булулары кирәк. Кеше начар юлга, күбесенчә, организмы ныгып җитмәгән яшүсмер чорында баса. Менә шушы чорда, әти-әни, укытучылар баланы җәмгыятькә файдалы хезмәткә, спорт секцияләре, файдалы түгәрәкләргә тартырга тиешләр.

Гаиләдә, мәктәптә, уку йортларында тәмәке, аракы, наркотикларның зыяны турында әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Шуларны кулланып, сәламәтлеге какшап, соңыннан бу эштән ваз кичкән кешеләр белән дә очрашулар әһәмияткә ия.

Әле без авылларда яшәвебез белән бәхетле. Бу начар йогынты монда шәһәрләргә караганда кимрәк. Авылдагы гади әбиләр дә андый тискәре күренешләргә битараф түгел. Начар юлда йөрүчеләргә алар да кисәтү ясыйлар. Хөкүмәтнең дә яшьләрне саклау өчен карарлары чыгып тора. Мәсәлән, 21 яше тулмаган кешеләргә аракы сатылмый, 2015 елда туган кешеләргә тәмәкене бөтенләй сатмау турында да карар кертү хакында сүз бара. Җәмгыятьтәге начар күренешләр үсешне дә тоткарлыйлар. Начар гадәтләре булган кешеләр эшкә йөрми, соңга кала, яки сыйфатсыз продукция җитештерә.

Мин үзем начар күренешләрдән саклау өчен барлык яшьләрне эш белән тәэмин итеп, аракы, тәмәке, наркотиклар сатуны тыяр идем. Наркотикларның күбесе чит илләрдән кергәнлектән, ил читләрен нык йозакка бикләр идем.

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить