11.05.2017 10:58

Таң аткач

Автор  Ләйсән Гаянова, Кукмара шәһәре, Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназия.
Оценить
(0 голоса)

Бөтен дөнья аллы-гөлле,

Яшеллеккә күмелгән.

Ай яктысыннан чыгып,

Алсу таң да күренгән.

Күренгән дә, гүя тылсым,

Сандугачлар сайраган.

«Хәзер көтүләр чыгар», – дип,

Бар авыл да уянган.

Песи тизрәк мыраулап,

Ашыккан, битен юган

Һәм Вәлинең тезенә

Бик тиз килеп сыенган.

Әнвәр апа, чиләк тотып,

Сыер саварга китте.

Вәли белән Гөлсемнең

Сөт эчәр вакыт җитте.

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить