11.05.2017 10:40

Әни кадере

Автор  Роза Кашапова, Чистай шәһәре, 3нче гимназия, 5нче сыйныф.
Оценить
(0 голоса)

Әкрен генә чәчтән сыйпап,

Уята мине әнкәм.

«Кызым», – дип эндәшә миңа,

Шулай ярата микән.

Битләремнән үбә-үбә,

«Тор, акыллым, тор! – дия, –

Кояш чыккан, ак болытлар

Сиңа елмая, көлә!

Сыерчыклар, карлыгачлар

Очалар инде күктә».

Һәрчак шулай эндәшә ул,

Мине иркәли, сөя.

Әниләрне рәнҗетмәгез,

Аларның күңеле нечкә.

Авыр сүз әйтү белән,

Шундук өзелеп төшә.

Шундый нечкә кыл шикелле

Әниләрнең күңеле.

Ялгап куеп булмый аны,

Һәрчак кала төере.

Шулай да әни йөрәге

Гафу итә барысын.

Нинди генә зур төерләр

Күңелендә булмасын.

Рәнҗетмәгез әниләрне,

Яратыгыз, сөегез!

Алар безгә гомер биргән,

Шуның кадерен белегез!

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить