10.05.2017 16:26

Өч көн буе бәйрәм иттек

Автор  Рәфисә Алексеева, Гөлнара Ибраһимова, Чаллы, 26нчы «Ләйсән» балалар бакчасы.
Оценить
(1 голос)

 

Без балалар белән Тукай туган көнен ел буе сагынып, көтеп алабыз: шигырьләр өйрәнәбез, әкиятләрен сәхнәләштерәбез, әсәрләре буенча рәсемнәр, төрле материаллардан ясалган әкият геройлары күргәзмәләре оештырабыз. Бу эштә әти-әниләребез дә читтә калмый. Тукай атналыгы кысаларында үткәрелгән шәһәркүләм чараларда да актив катнаштык. 17нче санлы «Урман әкияте» балалар бакчасына барып «Кәҗә белән сарык» әкиятен күрсәттек, шәһәр милли китапханәсендә шигърият бәйгесендә булып дипломнар алып кайттык. Ә үзебезнең бакчабыздагы бәйрәм 3 көн дәвам итте: беренче көнне рус төркеме балалары белән, икенче көнне татар төркемнәре, ә өченче көнне нәниләр өчен музыкаль-әдәби тамаша булды. Бәләкәчләр дә бик тырышып «Гали белән кәҗә», «Кызыклы шәкерт», «Безнең гаилә»не сәхнәләштереп сөйләделәр. Өлкән төркем балалары аларга яраткан әкиятләрне үзләре уйнап күрсәттеләр.

 

Изменено 10.05.2017 16:27
Еще в этой категории: « Күңелле үтте бәйрәм

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить