04.05.2017 14:18

Язгы манзара (Рәсимә Зарипова шигырьләре)

Автор  Редактор
Оценить
(1 голос)

Рәсимә Зарипова

Мин лаеклы ялга чыкканчы Актанышның 1нче, 4нче санлы балалар бакчаларында 40 ел кече тәрбияче булып эшләдем. Анда үткәргән кичәләр, укыган шигырьләр, әкиятләр тәэсир иткәндерме – ялга чыккач, шигырьләр яза башладым. Китаплар укырга, рәсем ясарга яратам. Чигү-тегү эшләренә дә гашыйкмын. Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин шигырьләрен ятлап, әкиятләрен тыңлап үскән кеше буларак, оныкларымда китапка мәхәббәт тәрбиялим. Китапханә каршында эшләп килүче “Илһамият” клубы оештырган чараларда актив катнашам, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы берлегенең Актаныш бүлекчәсенә йөрим, ветераннар оешмасында кул эшләре белән шөгылләнәм. Бүгенге көндә “Агыйдел” дулкыннары әдәби берләшмәсе әгъзасы, кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен нәшер ителгән ике китап авторы. Сезгә дә үземнең берничә шигыремне җибәрәм.

Язгы манзара

Ләйсән яңгырлары ява,

Күңелләрдә туа җыр.

Сәламли мине яз җиле,

Эх, гүзәл соң туган җир!

Яз сулышы һәрбер җирдә,

Елгаларда, күлләрдә.

Умырзая баш калкыта

Кар каплаган җирләрдә.

Каеннар да чуклы шәлен

Иңенә салындыра.

Күкләрдә кошлар көтүе –

Туган җир сагындыра...

Ак юрганын ачып ата

Болын, кырлар, тугайлар.

Мул уңышлар вәгъдә итеп

Җырын суза тургайлар.

Тал песие борын төртә,

Ләләләр ача күзен.

Шушы гүзәллеккә гашыйк

Авыл малае үзем!

 

Тәмле карга боткасы

Майлар җиткәч, тау астында

Чыр-чу, җыен, тамаша.

«Карга боткасы» көне бу!

Барда шунда кайнаша.

Утка аскан зур казанда

Пешә карга боткасы.

Пешекчесе дә бик уңган –

Нәби бабай корткасы.

Зур чүмеч белән чумдырып

Ботка сала һәркемгә.

–       Ашагыз, – ди, рәхәтләнеп,

Рәхмәт әйтеп ил-көнгә.

Кошларга да өлеш чыга,

Тәмле шул, ботка тәмле.

Ботка ашап, уен уйнап,

Көнебез үтә ямьле.

Йомырка кабып чабабыз,

Тартышабыз аркан да.

Бүләк тә кисеп алабыз,

Читтә калмый Акбай да.

Шатлык, бәхет, муллык белән

Җирдә атсын һәр иртә.

Зур уңышлар вәгъдә итеп

Безне киләчәк көтә!

 

Тузганак кына димә...

Тузганаклар чәчәк аткан,

Гәрәбәдәй сап-сары.

Май кояшында назланып,

Елмаешкан чаклары

Бал кортлары безелдәшеп,

Бал җыя чәчкәсеннән.

Табигатьнең бөтен яме

Аларга күчкән сыман.

Күпләр белеп тә бетерми

Тузганакның файдасын.

Хәбәр итүче дә бит ул

Көннең ничек буласын.

Таҗын ачып күккә бакса,

Димәк, була кояшлы.

Көт тә тор япса керфеген –

Җиргә яңгыр коясын.

Ул балы – телең йотмалы,

Салатлары бик тәмле.

Йөткергәндә чәен эчсәң,

Шифасы – ис китмәле.

Тузганакны кулланыгыз,

Витамин хәзинәсе.

Эзләп тә йөрисе юк бит –

Чыгасы да өзәсе!

Бәбкәләр

Безнең ала казыбыз

Салды унбиш йомырка.

Унбишеннән унбиш бәбкә –

Ямь кертте бөтен йортка.

Гәрәбәдэй сап-сарылар,

Мамык кебек йомшаклар.

Сибелештеләр чирәмгә

Тәгәрәгән йомгактай.

Күз-колак булырга кушты

Әни миңа аларга.

Су да эчер, ипи дә бир,

Тик ата каз аңлармы?

Аңлар сиңа, юләр, ди ул,

Күрмәгәнне күрсәтте.

Йомшак җиремнән каптырып,

Коймага үрмәләтте.

Чыбык белән кугач кына

Онытты ул кәсебен.

Ахры, мәйтәм, аңлап алды

Саклаганны нәселен.

Ата каз белән дуслаштык,

Бәбкәләр дә үз итте.

Ә көзгә инде алардан

Ак казлар үсеп җитте.

Булышты бит бал корты

Азамат алма җыя

Агачтан коя-коя.

Һичтә эшлисе килми,

Эштән ул бик тиз туя.

Уф, ди, ах, ди, ардым, ди,

Яман эшкә тардым, ди.

Бер бөгелә, бер тора,

Бер башын кашып тора.

Мәктәптә дә ялкыткан,

Туйдырган физкультура.

Табыйм да берәр җаен,

Тизрәк, ди,чыгып тайыйм.

Шулай таптана торгач,

Китәргә хәйлә коргач,

Харап итте бал корты!

Азаматны син күр, мин күр,

Бакчаны биш урап чыкты!

Вәйт, куйды соң концертны.

Шул көн аңа сабак булды,

Бите шешеп табак булды.

Эшне хәзер сорап ала:

–       Әбием –ди, – нәрсә эшлим?

Ялкаулыкның эзе дә юк,

Булышты бит бал корты.

Чыдасын гына көрәк

Ял җитүгә безнең хыял –

Кинога, театрга.

Ә бу ялда план болай –

Бәрәңге утыртырга!

Әти белән әни казый,

Без бәрәңге салабыз.

–       Рәхмәт инде балакайлар, –

Дия әби, бабабыз.

–       Алырга да кайтыгыз, – ди,

Көзгә булыр зур уңыш.

Бер-бер төптән берәр чиләк,

Бер бәрәңгедән – унбиш.

Менә ансы – эш дисәң эш,

Ташырбыз дим капчыклап.

Шәңгә, тәкә пешерербез,

Кыстыбыен – тансыкка.

Бәрәңге бит – ярты икмәк,

Ни пешерсәң дә кирәк.

Казырбыз да, алырбыз да –

Чыдасын гына көрәк!

Качкын кәҗә

Әллә нигә ак кәҗәбез

Көтүдән өйгә кайтмый.

Үзен миннән эзләтмәсә,

Һич кенә кызык тапмый.

Аны эзли-эзли чабып,

Арып бетә аягым.

Белер идем нишләтергә

Кулда булса таягым.

Су буйларында караем,

Караем тау якларын.

Табыйм гына, аркан салып

Өй янында саклармын.

Аптыраган бу кәҗәгә!

Табарга нинди чара?

Бер-ике көн ябып тотсам

Акылланыр, ничава.

Кәҗәкәем минем уйны

Каян алгандыр белеп.

Чыкты да тал арасыннан,

Мә-ә-ә, дип, тора көлеп!

Эшкә бирсәң чын күңел

Әтиебез, мунчага, дип,

Утын китертте күпләп.

–       Кисеп, ярып кую – сездән,

Өегез – ди, берәмләп.

Без бит өч малай әтигә,

Өч баһадир, өч батыр.

Ә дигәнче эшләп аттык,

Күргән кеше шаккатыр.

Абыем кулында балта

Уйнаклап биеп торды.

Ә апаем мин илткәнне

Матурлап өеп торды.

Сизелми дә үтте вакыт,

Эш тәмам булды кичкә.

Әни тәмле бәлеш тыккан

Без бетереп керешкә.

Аптырамаң – моның сере

Һич әллә кайда түгел.

Бөтен эш тә җиңел була

Эшкә бирсәң чын күңел!

Изменено 04.05.2017 14:22

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить