03.05.2017 16:09

Сандугачлы оям минем

Автор  Булат Әхмәтҗанов, Мөслим гимназиясе 9А сыйныфы укучысы.
Оценить
(1 голос)

 

Мин үземнең бабам Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улының туган авылы Түрешкә багышлап язган “Сандугач оям минем” исемле китабы турында язасым килә. Бу китап авылга 90 яшь тулу уңаеннан язылган.

Әлеге җыентыкта Мөслим районы Түреш авылының күренекле шәхесләренә багышланган шигырьләр, багышлаулар, эпиграммалар, Бөек Ватан сугышына киткән һәм сугыш кырында ятып калган авылдашларның исемлеге тупланган.

Чыннан да, Түреш авылы табигатьнең иң матур почмагына урнашкан. Ул куе урманнарга, киң болыннарга, челтерәп аккан саф чишмәләргә бик бай.

Түреш авылы халкы шигъри табигате, белемгә, мәдәнияткә омтылышы, сабыр холыклы, итагатьле булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә бу авылдан бик күп күренекле кешеләр: шагыйрьләр, язучылар, артистлар, эшмәкәрләр, танылган укытучылар чыккан.

Бабам Түреш авылындагы һәрбер йортны фотога төшереп, кайчан төзелгән, кемнәр яшәгән, бүгенге көндә хәле ничек – барысын да җыеп, китап язган.

Түреш авылы чишмәләргә бик бай. Ерак та түгел, тау астындагы әрәмәлек эчендәге Куш Чишмәдән авыл халкы су алмаса да, без гаиләбез белән һәр яз кайтып, аны чистартып киләбез.

Саекмасын әле чишмәләребез, челтерәп аксыннар алар!

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить