03.05.2017 09:02

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында экологик тәрбия

Автор  8 нче урта гомуми белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Гөлфинур Әсгать кызы.
Оценить
(1 голос)

               2017 нче ел ил күләмендә экология елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елны экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан итү турында указны имзалады. Әлеге карарның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, төзекләндерү мәсьәләләренә җәлеп итү. Президент бу турыда сентябрь аенда Дәүләт Советына  еллык юлламасында ук белдергән иде."Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам иттерәбез, – диде Президент. Әлеге карар белән мин бик килешәм һәм табигатьне саклау һәр кешенең изге бурычы дип саныйм.

Шушы көннәрдә безнең мәктәптә экология темасына китап укучылар конференциясе узды. 4нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар туган төбәгебез табигатен экологик яктан чиста һәм сәламәт тоту турында  эзләнү эшләре алып бардылар һәм үзара фикер алыштылар. Укучылар экология темасын җирле язучыбыз Гөлзадә Әхтәмова иҗатыннан эзләделәр.

Аларның максаты – экология темасын Гөлзадә Әхтәмова иҗаты аша ачып бирү. Максатларына ирешү өчен үз алларынаа шундый бурычлар куйдылар:

-язучы Гөлзадә  Әхтәмова иҗаты һәм тормышы белән танышырга;

-шагыйрәнең экология темасына багышланган шигырьләрен табып, укып чыгарга һәм эзләп тапкан мәгълуматларны аның шигырьләре аша укучыларга җиткерергә;

-җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруда Гөлзадә Әхтәмова иҗатының әһәмияте барлыгын ачыкларга;

Без укучылар белән бергә шагыйрә Гөлзадә Әхтәмованың: “Табигать сәйләннәре”, “Тылсым йорты”,  “Бүләк”, “Гөлчәчәк”, “Җәйге кар” кебек күп кенә китапларын укып чыктык. Бу китаплардагы табигатьне саклауга багышланган материаллар бездә экология темасын тагын да тирәнтенрәк өйрәнү теләген уятты. Без Гөлзадә апа белән якыннанрак танышып, аннан  күбрәк мәгълүмат алырга уйладык. Эзләнүләр барышында “Сөембикә”, “Мәйдан” журналлары, “Яңа Кама” һәм “Алабуга нуры”  газеталарында басылып чыккан хезмәтләре белән дә таныштык. Алар барысы да әйләнә-тирә мохитне саклау һәм җәмгыятьтә экологик культураны үстерү турында сөйли.

Әйләнә-тирә мохитне саклау темасын Гөлзада Әхтәмованың балалар өчен язылган һәр китабында очратырга була. Ул тема аның шигырьләрендәме, әкиятләрендәме, маҗаралы хикәяләрендәме – күренмичә калмый. Язучы табигатьне тасвирлап, аның матурлыгына соклана һәм шул халәтне сакларга да кирәклеген искәртә. Аны үзеңнән-үзең аңлыйсың, уйланырга мәҗбүр ителәсең. Кайвакыт Гөлзада апа бу хакта турыдан-туры ярып әйтсә, күпчелек очракта үзең шул нәтиҗәгә киләсең. Менә кемнән үрнәк алырга кирәклеген сизенә. Мәсәлән, гади генә “Язгы сурәт” исемле шигырендә, елгадагы язгы ташу күренешен тасвирлау белән бергә, анда адашкан каз бәбкәсенә карата булган мәрхәмәтлек хисе дә бар:

                        Сары чәчле кызчык суга килә,

                        Барын кызгана ул бу дөньяда:

                        Сары чәчәк өзми, каз бәбкәсен

                        Сөеп җылыта ул куенында. (“Бүләк”, 15 бит)

          Шагыйрәнең “Урман” исемле шигырендә анда үсеп утырган төрле-төрле агачларны күрәбез. Агачлар җырлашалар да, лепердәшәләр дә, дустанә хәбәрләшәләр дә икән – аларны тыңлый гына, аңлый гына бел! Ә иң мөһиме – менә шул чыршы, нарат, усак, каен кебек агачлар үскән:

                        Яшел урман һаваларны

                        Сафландырып безгә бирә”- икән. Юкка гына бит урманны – табигатьнең үпкәсе, дип әйтмиләр.

   “Күренмәс булса, балык” дигән шигырендә исә шагыйрәне елгаларыбызда елдан-ел кими барган балыкларыбызның язмышы борчый. Су өстендә үлгән балыкларның күбәюе – браконьер абыйларның шартлаткыч алып килгәннән соң була икән. Уылдык  чәчәргә өлгермәгән күпме балыкның гомере өзелә. Балыклар кармактан гына качып котылырлар иде әле, ә менә явызлыкның башка ысуллары да бар шул. Шагыйрә бик кайгыра:

                        Ә беркөн исә суларда

                        Күренмәс булса балык,

                        Үкенмәс микән мохитне

                        Саклый алмаган халык?

Ә менә табигатьтә күпме дару үләннәре бар икән! Халкыбыз гомер-гомергә дару үләннәре белән дәваланган, аның серләрен буыннан-буынга әйтеп калдырган. Гөлзада апа исә аларны төрле китаплардан, сүзлекләрдән укып өйрәнә. Ә аннан соң безгә аларның серләрен шигъри юллар белән ача: сукыр кычыткан – тынычландыручы, ябышкак (эт тигәнәге) – төрле тире авыруларыннан ярдәм итә, бака яфрагы - яраларны, киселгән, бәрелгәнне дәвалый икән. Сырганак исә - нурланыштан, пешүләрдән саклый. Ә менә хуш исле мәтрүшкәне безнең әбиләр бик күптәннән белгәннәр.

                                     Үсә урман аланында,

                                     Болыннарны ярата.

                                     Тирә-якка бик-бик тәмле

                                     Хуш исләрен тарата, -дип яза Гөлзадә апа мәтрүшкәләр турында (“Мәтрүшкәләр” шигыре). Салкын тигәндә иң беренче мәтрүшкәле сөтле чәй ярдәмгә килгән. Хәзер дә ул шулай, тик аны онытмаска гына кирәк. Витаминлы гөлҗимеш тә өстәлләрдән төшмәсен иде! Гөлзада апа бу хакта да яза. Гомүмән, бу китап табигатьне аңларга, яратырга ярдәм итә.

  

   “Табигать сәйләннәре” исемле китапта “Тукран”дигән шигырь бар. “Урман санитары диеп, юкка гына әйтмиләр” – дип, шагыйрә тукраннарның бик зыянлы корткыч-бөҗәкләрне чүпләп торулары турында яза:

                        Коткара алар агачны

                        Хәлсезләнү, кибүдән.

                        Яшәреп китәдер урман

                        Корткыч бөҗәк кимүдән.

Ә менә “Тылсым йорты” исемле китабында Гөлзада Әхтәмова ул бу хакта әкият аша аңлата. “Агачлар ник корый башлаганнар?” әкиятендәге тукран белән балалар якыннанрак танышалар. Ул  “озын телләренә ябыштырып, әллә кайларда яшеренгән кайры кортларын, коңгызларын, эчертмәннәрен тартып чыгара”. Беркөнне исә  тукранны, авыр сүз әйтеп кимсеткәч, ул куркып эшләми башлагач, урман чыннан да юкка чыга, чөнки агачлар корый. Бу әкият балаларга гади генә тукран исемле кошның табигатькә нинди зур файда китерүен аңларга ярдәм итә.

Гөлзада Әхтәмованың “Гөлчәчәк” исемле китабында төрле йорт хайваннары белән танышабыз. Сиреннәр, гөлчәчәкләр, умырзаялар турында укып сокланабыз. Озын муенлы жирафның хәленә керәбез. Төрле ялтыравык әйберләр яраткан, аларны алып качкан саесканны күңелдән шелтәлибез. “Көз төсе”, “Җәй төсе” исемле шигырьләр исә уйландыра. Төрле-төрле төсләр белән бизәнгән купшы җәй:

                        Каян ала ул буяулар,

                        Кем бирә аңа барын? – дигән сорауга җавап эзләтә.

Гөлзада Әхтәмова балалар исеменнән әйләнә-тирә якны яклау турында ант та иттерә:”Мин сине күз нурым кебек гел саклармын!” (“Ант”) Олы, калын урманга да яклаучы кирәклеген әйтә, чөнки:

                        Берәү агачларын кисә,

                        Күпләр үссен, дисә дә.

                        Кемдер чүп китереп түгә,

                        Ярамасын белсә дә. (“Чыбыркысыз урман”)

 “Җәйге урманда” исемле шигырендә урманның искиткеч гүзәллеген тасвирлый, аның кешеләрне туендыручы булуын да искәртеп уза. Шагыйрә менә шул урманның кадерен белергә кирәклеген балаларның үзләреннән әйттерә:

                        Сак йөрибез: бер үлән дә,

                        Бер агач та сынмасын.

                        Урманнар бездән соң елап,

                        Яшь агызып калмасын.

Шулай итеп, Гөлзада апа бик күп шигырьләрендә экологик мәсьәләне күтәреп чыга.

Гөлзада Әхтәмова яшүсмерләр өчен язган “Сәер очрашулар яки өстәгеләргә тапшырыгыз” исемле маҗаралы хикәясендә дә табигатьне саклау – экология темасын читләтеп узмый. Маҗаралы рәвештә әбисе белән Юлия исемле кыз Иван Иванович Шишкинның рухы белән җир астында очрашып сөйләшәләр. Рәссам өстәгеләргә менә ниләр тапшырырга куша: “Алабуга табигатен сакласыннар, чишмәләрен, елгаларын шакшы сулар белән пычратмасыннар, агачларын кисмәсеннәр. Юкса, Алабуга урманнарының гүзәллеге минем рәсемнәрдә генә калачак!..

Шулчак Юлия үзләренең сыйныфы белән елына ничә тапкыр Танай урманына барып, аны хәзерге заман кешеләре ташлаган мәңге череми торган төрле пакетлардан, шешәләрдән чистартуы турында исенә төшерде. Әле мәктәпләре янындагы балалар паркын һәм тирә-якта утыртылган агачларның да язмышларын кайгыртучыларның берсе булуын уйлап, бу изге эштә үзенең дә өлеше барлыгына куанды.” (“Мәйдан”, 2012, № 4, 97 бит)

Гөлзада Әхтәмова  туган якның табигатенә сокланып яши, аны үзенең әсәрләрендә чагылдыра. Шул ук вакытта ул аңа карата күңелләрдә мәхәббәт уята, моңа кадәр битараф булганнарны уйландыра, шул гүзәллекне сакларга кирәклеген аңларга ярдәм итә. Шагыйрә һәр үсемлекккә, кош-кортларга, хайваннарга аңлы җан иясенә караган кебек карый, аларны сөйләштерә, әнгәмә кора, үзе генә тойган шул ысул белән балаларның игътибарын  җәлеп итә.

Фәнни эшемне башкарып без шундый нәтиҗә ясадык:

-язучы Гөлзадә  Әхтәмованың иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштык.;

-шагыйрәнең туган якны саклауга багышланган утызлап шигырен табып укып чыгып, анда экологик тәрбия зур урын алуын аңладык;

-табигатьне ярату һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның мәгънәсенә төшендек;

-җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруда Гөлзадә Әхтәмова иҗатының әһәмияте зур булуын ачыкладык.

Гомүмән, Гөлзада Әхтәмова иҗаты  туып-үскән калабызга сакчыл караш һәм мәхәббәт хисләре уята. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яклау буенча изге бурычыбызны үтәргә өйрәтә.

Гөлзада Әхтәмовага шундый тәрбияви көчкә ия булган иҗаты өчен без бик рәхмәтле!

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить