25.04.2017 16:50

Чәй суы

Автор  Гүзәл Әдһәм
Оценить
(0 голоса)

Ирек әбисенең тавышына уянып китте.

– Йә, Аллам, нәрсә соң бу?

Наҗия карчык бик борчылган иде, ахры, бертуктаусыз сөйләнә бирде.

– Алданрак белгән булсам, ичмасам, савытларымны тутырып куйган булыр идем...

Малай иренеп кенә башын күтәрде.

– Ни булды, әби?

– Су беткән бит, бәбкәм! Менә, күр!

Карчык су кранының боргычын әле тегеләй, әле болай боргалады.

Ирек көлеп җибәрде.

– И-и-и-и... Исең киткән икән! Водовоз белән китереп куярлар әле.

– Нинди водовоз тагын?

– Су бездә дә бетә инде ул. Ишек алдына водовоз дигән машина килә дә, суны шуннан алабыз.

Тик Наҗия карчык чып-чынлап борчылган иде.

– Бу – Казан түгел шул! Бездә водовозлар юк... Йә Хода! Нәрсәләре ватылды икән тагын? – дип, белешү өчен урамга ук чыгып китте.

Ирекнең тагын бераз йоклап аласы килсә дә, әбисе ялкауланып ятарга ирек куймады. Ни арада кереп тә җиткән!

– Су иртәгә дә булмый, ди! Әйдә, тор, балам! Бөтен ышаныч – синдә! Чишмәгә төшәргә кирәк.

Малай кузгалды. Кузгалмый, нишлисең, таяк белән йөри торган карчыкны чишмә суына җибәрмәс бит инде! Әнисе авылга озатканда кат-кат кисәтте:

– Әбиеңә җитмеш яшь! Җитмәсә, аяклары да сызлый. «Трай тибеп йөрергә» дип кайтармыйм сине авылга, әбисенә булышсын дип кайтарам. Аңладыңмы шуны?

Аңлады, аңламый ни! Тик кайтканына атна булды инде малайның, әлегә әбисенә бер кирәге дә чыкмады, диярлек. Наҗия карчык бөтен эшне үзе эшли, кош-кортын да карый, өен дә җыештыра, оныгын әллә нинди мәмиләр пешереп тә сыйлый. Рәхәт икән авылда! Көне буе уйнасаң да була. Күршедә генә, нәкъ үзе кебек, дүртенче сыйныфка күчкән бер малай да бар. Наил исемле. Шуның белән дуслашып алдылар да, көннең үткәне сизелми дә. Дөрес, кичә әбисе кишер түтәленең чүбен утарга кушкан иде, ике малай – «ялт» теге түтәлне. Икәү булгач рәхәт шул. Үзе генә нишләгән булыр иде Ирек?

Әбисе биш литрлы пластик шешә китереп тоттырды.

– Безнең чишмә тавы бик биек, менүләре – ай-һай! Савытыңны тутырмассың, юкса авыр булыр.

Тутырмыймы соң! Шуны да күтәрмәскә, җебегән малай түгел лә ул! Савытны мөлдерәмә итеп, капкачын борып куйды да кайтыр якка юнәлде.Тик...

Тик дигәне шул: инеш үзе бик сай, тездән генә булса да, чишмә тавына борылган урында түм-түгәрәк күл хасил иткән. Су коену өчен ясалган махсус бассейн диярсең. Тирәнлеге, күкрәкне узып, муенга тиклем җитә. Телисең икән – чум, йөзәсең килсә – рәхәтләнеп йөз генә. Көн саен шунда коена ул.

Җиде-сигез малай чупырдашкан җирдән ничек узып китсен ди инде Ирек?! Әбисенең:

– Җитезрәк була күр, балам, үтереп башым сызлый. Чәй эчмәсәм, шулай авырта торган гадәте бар хәерсезнең, – дип әйткән сүзләре дә әллә кая очып таралды.

Ул инеш суының салкынча рәхәтлеге дисеңме, коенучы малайларның тиктормаслыгы, шуклыгы дисеңме! Җәй көнендә су коенып туеп була ди мени. Көянтә-чиләк күтәргән хатын-кыз гел үтеп торса да, өйдә бер тамчы да су булмавы, әбисенең башы авырту да әллә кайчан онытылган иде инде.

– Кыз-тәкә! Кыз-тәкә! Әнә кара – кыз-тәкә!

Малайларның берсе шулай дип кычкыргач, борылып караса – Наил икән. Иңбашында – чәчәкле көянтәсе, мөлдерәмә чиләкләр авырлыгыннан бөгелә-сыгыла инеш сукмагына якынлашып килә.

Әллә-лә, әллә-лә, көянтәле кыз-тәкә!

Бөтен малай бертавыштан үртәгәндә, Ирек кенә дәшми калсынмы!

– Кыз-тәкә! Кыз-тәкә! – дип кычкырды ул да, барысыннан уздырып. Кычкырды да – «ялт!» – суга чумды.

Тик Наил аларга таба борылып та карамады, дәшми генә үтте дә китте...

Тукай бабай әйтмешли, тагын «сәгать ярымлап» вакыт узгандыр. Ашыйсы килмәгән булса, белмим, күпме коеныр иде Ирек – кайтырга булды.

Кояшның нәкъ баш түбәсендә уттай кыздырган чагы. Ач корсакның ризык сорап сулкылдавы, сукмактан күтәрелә башлагач та, үзен сиздерде. Ә инеш ярының биеклеге! Кавказ тавы мыни! Инде аякларының хәле дә бетте, савыт тоткан кулы да өзелеп төшәрдәй булып арды. Ә тау башына кадәр әле менәсе дә менәсе. Кояшын да әйтер идем! Африка кояшы диярсең! Ял итәргә туктагач, иң элек шешә авызыннан туйганчы су чөмерде Ирек, аннан уйлады да, суның яртысын түгәргә булды. Әбисе шулай кушты ла! «Тутырма! Ярты савыт җитә!» – диде. Ярты савыт – ике литр ярым әле ул... Бер чәйнек диярлек... Әбисе ул кадәр чәй эчми дә әле!

Суны түккәч, менүләре дә җиңеләеп китте. Инде әллә ни күп тә калмады кебек. «Кызык та инде бу әбисе! Чәй эчмәгәннән баш авырта ди мени! Үзе, югыйсә, чәйне бер чынаяк кына эчә».

Малай елмаеп куйды. «Шулай булгач, тагын беразын чирәмгә агызсаң була!» Капкачын гына борган иде, савыты кулыннан шуып та китте, суларын түгә-түгә, түбәнгә дә очты. Тәгәрәп кенә калса бер хәл, яр буендагы кычытканлыкның нәкъ уртасына «десант төште»...

...Әбисе өйдә юк иде. Бер чиләк су да сусавын басмас кебек тоелды Иреккә. Тик чәйнек, кәстрүлләр – шалтырап тора. Кинәт малайның үтереп башы авырта башлады.

«Әллә әбисенең сүзе дөрес микән? Чәй эчмәсәм, башым авырта, ди бит. Эх, бер йотым су булсачы! Бер генә тамчы!»

Әле ярый, суыткычта сөт бар икән, шуны эчте дә чоланга чыгып ятты.

...Ирек әбисенең тавышына уянып китте.

– Тор, әйдә, бәбкәм! Тор! Ашыйсың да килеп беткәндер...

Килмәс – бар! Бер табак бәрәңгене берүзе сугып куяр иде!

– Әллә чәйнегем кайнап чыкты инде?

Карчык, сөйләнә-сөйләнә, кухняга ашыкты:

– Күршем Нәзифә чәйгә алды бит үземне. Бавырсак белән тәмләп чәй эчтек. Баш авыртуларым да басылды, Аллага шөкер. Рәхәтләнеп сөйләштек үзе белән: оныкларны макташтык әле. Мин сине мактыйм, ул – Наилне мактый...

Әбисе сөйләнә дә сөйләнә:

– И-и-и-и, чәйнегем тә кайнап чыкты. Наилне әйтәм, чиләк белән су кертте... Чишмә суы чәйгә бик тәмле ул... Тор инде, улым... Әйдә!

Чоланга чыкса, Иректән җилләр искән!

Көянтәсен дә, чиләкләрен дә тапты Ирек. Йөгерде генә! Чишмә суы чәйгә бик тәмле була, ди бит әбисе...

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить