14.04.2017 16:35

Математиканы татарча укыту: кирәкме-юкмы?

Автор  Ризидә Гасыймова.
Оценить
(1 голос)

Математиканы татарча укыту: кирәкме-юкмы?

Бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә генә бирергә рөхсәт итү «үз бурычын» үтәде – бүген шәһәрдә генә түгел, хәтта саф татар авылларында да математика кебек төгәл фәннәрне рус телендә укыта башладылар. Әти-әниләрдә дә ризасызлык уятмый инде хәзер тел мәсьәләсенең болай чишелүе – ияләштеләр, бала өчен шулай яхшырак булачак, дип ышандылар алар.

Ә бит моннан дистә еллар элек кенә Чаллыда да татар мәктәпләре, мәктәп саен татар сыйныфлары эшләп килә иде әле. Әти-әниләрне ул чакта да атлыгып тордылар, дип әйтә алмыйбыз, әмма татар сыйныфларын туплауга мәктәп җитәкчелегенең дә, укытучының да битараф карамаган вакытлары иде ул. Хәтерлим, безнең класс җитәкчебез әти-әниләрне болай дип үгетләгән иде:

– Татар теле, рус теле дәресләре бөтен «беренчеләр»гә бертөсле керә. Аерма тик математикада гына безнең.

«Аерма тик математикада...» Укытучының, балам русча белмәс, дип бер дә юкка хафага калучыларны үзенчә тынычландыруы булгандыр инде бу. Тик... белсәгез иде сез татарча математиканың безне татар телле итүдәге ролен! Татар телен тирәнтен өйрәнү сыйныфлары да бар иде әле ул чакта кайбер мәктәпләрдә – тик анда укучыларның татарчасы ипи-тозлык кына булгандыр.

Минем олы улым да башлангычта математиканы татарча укыды. Соңыннан аңа рус мәктәбендә дә, татар мәктәбендә дә укырга туры килде. Тик мин аның «русча укуы кыен», яки «татарча укуы кыен», дип зарланганын ишетмәдем. Хәзер Казанда, югары уку йортында аның татарча аралашуы, бәлки, җитәрлек тә түгелдер, әмма ни гаҗәп – татарчасы һаман минеке дәрәҗәсендә аның.

Кечкенәсен дә шул ук тәрбиячеләр кулына тапшырдым, башлангыч сыйныфтагы укытучысына кадәр шул ук иде, югыйсә. Заманалар гына үзгәргән – милли күтәрелеш елларында шаулап ачылган татар төркемнәре, татар сыйныфлары өстәгеләр күрсәтмәсе белән ябылып бетә язган иде. Кечкенәсенә әлеге дә баягы «татар телен тирәнтен өйрәнүче сыйныфта» уку белән генә канәгатьләнергә туры килде. Нәтиҗәсе исә ап-ачык – татарчасын онытмасын өчен аңа хәзер көненә әллә ничәшәр кат: «Улым, татарча, улым, татарча» дип бүлдерергә туры килә.

Мин бу хакта ни өчен язам? Татар теле укытучыларына ихтирамым бик зур, аларга рәхмәттән башка сүзем юк. Тик шулай да... Татар теле дәресләре бер үзләре генә балаларны татарча сөйләшергә өйрәтә алмыйдыр, дип уйлыйм мин. Ә менә математика дәресе татар телендә алып барылса, һичшиксез, өйрәнерләр иде. Туган телебез татар теле дәресендә һәм булмаса татар теленең мөшкел хәле турында сөйләшкәндә генә кулланыла икән (бүген бу һәрхәлдә шулай), ул чыннан да кирәксез булып тоелырга мөмкин. Телне саклап калыйк дисәк, без менә шушы чикне-кысаны узарга тиеш. Башлангыч сыйныфларда гына булса да математиканы татар балаларына татарча укыту – моның бер юлы.

Балалар белән үз телеңдә аралаша алу бик рәхәт ул...

 

Изменено 14.04.2017 16:36

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить