11.04.2017 15:26

Сигезәү

Автор  Рәшит Бәшәр
Оценить
(1 голос)

Без – сигез.

Фатирыбыз

Ике бүлмәле генә.

Бер-береңә ышкылып

Тып-тын йөрмәле генә.

 

Ике сеңлем, мин, әни,

Әти, әби һәм бабай –

Төп-төгәл җиде кеше,

Сигезенчесе – Акбай.

 

Әни дә көн-төн уйлый,

Әти дә көн-төн уйлый:

Иркен фатир алырга

Акча җиткереп булмый.

 

Көн буе өйдә булсак,

Һава җитми гөлләргә.

Китәбез болыннарга,

Коенабыз күлләрдә.

 

Тәмам хәл беткән көйгә

Кичен кайтабыз өйгә.

 

Чәй эчәбез кухняда,

Акбай шыңшый бүлмәдә.

Акбайның эше рәхәт:

Ул мультик карыйдыр ла.

Җәен йоклый балконда,

Кышларын – коридорда.

 

Утлар сүнә. Өлкәннәр

Менеп ята диванга.

Безгә идәндә рәхәт –

Тәгәрибез идәнгә.

 

Еще в этой категории: « Күрше кызы Чәй суы »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить