11.04.2017 15:19

Һәркемгә таныш әкиятче

Автор  Миләүшә СИТДИКОВА, Тукай районы, Мусабай-Завод «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Оценить
(0 голоса)

Март аеның соңгы атнасында балалар әкиятчесе Корней Чуковскийның тууына 135 ел булды. Бу күңелле вакыйганы бакчабызда билгеләп үтәргә булдык. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче кызлар һәм малайлар белән Чуковский әкиятләре буенча сәяхәт оештырдык. Бәйрәмебезгә кунак итеп авыл китапханәчесе Гөлшат апа Салихованы чакырдык. Китапханәче апа бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Ул күчтәнәч итеп, әкиятче иҗат иткән китапларны алып килгән. Балаларда әлеге китаплар зур кызыксыну уятты. Сәяхәт барышында балаларга Чуковский әкиятләрендәге геройлар белән очрашырга, аларның кызыклы биремнәрен үтәргә туры килде. Кызлар һәм малайлар югалып калмады, сорауларга җавапларны тиз таптылар, биремнәрне төгәл үтәделәр. Әкият дөньясына сәяхәт барысына да бик ошады.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить