04.04.2017 09:54

Габдулла Тукай әсәрләренә сәяхәт (бәйрәм сценариясе)

Автор  Чаллыдагы 52 нче “Әкият” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Гирфанова Ләйсән Фиркатовна, Татар теле тәрбиячеләре: Насырова Сурия Ахатовнв, Габдрахманова Кадрия Фалиховна.
Оценить
(0 голоса)

 

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм сценариясе.

 

Зал Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр белән бизәлгән. Уртада матур чәчәкләргә күмелгән Тукай портреты. Музыка яңгырый.

Агачлар, агачларда кошлар, болын, болында чәчәкләр, чәчәкләрдә күбәләкләр, җиләкләр. Күл буенда куаклар, басма. Авыл көе. Өйдән кыз чыга.

 

Гөлчәчәк: Исәнмесез. Балалар, кунаклар! Таныш булыйк, мин Гөлчәчәк.Мин сезне Габдулла Тукай әсәрләре буенча сәяхәткә чакырам. Баштан уземнең авылым турында сөйләп үтим:

 Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр; 
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр. 
Ул авылның,— һич онытмыйм,—һәр ягы урман иде; 
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. 
Зурмы?—дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә; 
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә. 

(Музыка яңгырый, басмада су анасы утыра.)

“Су анасы” әкиятен сәхнәләштерү.

Гөлчәчәк: Нинди матур алан! Нинди матур чәчәкләр. Карагыз әле, бу чәчәк аеруча да матур, бер таҗын өзим әле. (таҗның артында биремнәр).Бу гади чәчәк түгел икән бит.

Балалар, миңа ярдәм итегез, әйдәгез аларны бергәләп укыйк.

Уен- Виткорина (презентация) “Әсәрне бел һәм әйт”

(Гөлчәчәк 2нче таҗны өзә.)

Гөлчәчәк: Икенче бирем- “Шигырь укырга”.

1.      “Карлыгач”

2.   “Туган авыл”

      3.   “Безнең гаилә”

      4.   “Гали белән кәҗә”

Гөлчәчәк( атлый, урман янына килеп җитә). Карагыз бу урманны, нәкъ Габдулла Тукай әкиятендәге сыман.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гөнҗәләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләкләр
 Килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп

 

“ Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерү.

Гөлчәчәк:

Бервакыт чүт-чүт итеп сайрый Ходайның кошлары;
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.

Чү! Ниндидер тавышлар ишетелә.(атлар тавышы).

Җыр “Пар ат”

Гөлчәчәк:

 Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.
Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр

(шул вакытта кычкыра-кычкыра Шүрәле керә)

Шүрәле: А-яй-яй, авырта. Былтыр кулымны кыстырды.

Гөлчәчәк: Тукта, тукта, кычкырма шулчаклы. Балаларны куркытасың бит.

Шүрәле: Миңа егет кенә ярдәм итә ала, сез аны күрмәдегезме?

Балалар: Юк!

Гөлчәчәк: Без сиңа ярдәм итсәк, син,башка, кешеләрне рәнҗетмәссеңме соң?

Шүрәле: Юк, юк беркемгә дә тимәм, ярдәм генә итегез!

(Балалар шүрәленең кулын тартып чыгаралар, шүрәле кулын сыйпый, бармакларын саный). Рәхмәт, балалар.

Гөлчәчәк: Шүрәле, син шигырьләр тыңларга яратасыңмы?

Шүрәле: Белмим, миңа бит аларны беркемнең дә сөйләгәне булмады.

Гөлчәчәк: Әйдә, утыр, бергәләп тыңлыйбыз.( утыралар)

1.      “Бу кайсы вакыт”

2.       “Җир йокысы”.

Гөлчәчәк: Шүрәле, әйдә  әкият  тә карап китик әле.

“Шүрәле” әкиятен  сәхнәләштерү.

Шүрәле: Рәхмәт, балалар, сез бик күп шигырьләр, әкиятләр беләсез икән. Тукайның әсәрләре   тирән мәгънәле һәм тәрбияви. Аларны белгән балалар бервакытта да начарлык эшләмәсләр.Сез дә тәртипле, яхшы күңелле, акыллы булыгыз. Ә миңа урманыма кайтырга кирәк, сау булыгыз дусларым.

Гөлчәчәк: Бу бихисап зур, калын урманда төрле ерткыч-җанварлар да очратырга була.

(Урман күренеше.Музыка яңгырый.)

 “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерү.

Гөлчәчәк: Балалар, сезнең белән бик күңелле булды. Җырладык та, уйнадык та, шигырьләр дә тыңладык. Тукайны һәм аның  иҗатын яратыгыз!  Аның әсәрләрен укыгыз,өйрәнегез. Габдулла Тукай һәрвакыт безнең күңелебездә булыр.

 Алып баручы: Рәхмәт, сиңа Гөлчәчәк.

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай  җыры “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе - “Туган тел”.

Бергәләшеп  “Туган тел”җыры башкарыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить