31.03.2017 11:09

«Боз озату» мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм сценариясе.

Автор  Яр Чаллы шәһәрендәге 52нче”Әкият” балалар бакчасы музыка җитәкчесе Гирфанова Ләйсән Фиркатовна. Татар теле тәрбиячеләре: Габдрахманова Кадрия Фалиховна, Насырова Сурия Ахатовна.
Оценить
(0 голоса)

 

Залның бизәлеше: үзәк стенада киң  буйлап боз агып килү күренеше сүрәтләнгән. Уң якта- татар hәм керәшен авыллары, сулда- рус авылы күренеше. Авылнын өйләре алдында утыргычлар, аларда мили киемнәр кигән балалар hәм түтиләр.   

   Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле туганнар! Без бүген төрки бабаларыбыздан калган, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында онытылып, юкка чыгып баручы йола бәйрәменә җыелдык. Элек елга-инешләрдә боз кузгалган көн бер олы бәйрәмгә әйләнә торган булган. Елгада боз кузгалганны карарга ерак авыллардан  әби- бабайлар, яшь-җилкенчәк hәм бала-чагалар җыелган. Ташу аккан елга буйлары бәйрәм төсен хәтерләткән, чөнки анда олыларның яшьләрнең шатланып көлүләре, өздереп гармун уйнауларлары, бала-чаганың чыр- чу килеп уйнаган тавышлары төнгә кадәр еракларга ишетелеп торган.

Бәйрәмебезгә рәхим итегез!

1нче бала:

 Инде яз җитте,

Җирдә кар эреп бетте.

Салкын буранлы көннәр

Кыш белән узып китте.

(куңелле татар көенә кояш керә)

Кояш: Исәнмесез, туганнарым! Ямьле яз җиткәнгә мин бик шат. Мин бит язның таянычы, зур көче. Елмаеп карасам, дөнья яктыра, алтын нурлардан күзләр камаша, табигать уяна, агачлар бөреләнә башлый, елга- күлләрдә бозлар кузгала.

Мин елмаеп карасам, сезнең күзләр чагыла.

Гөрләвекләр, елгалар матур җырлар чыгара.

Мин елмаеп карасам, бөтен дөнья шатлана;

Бииләр дә, җырлыйлар да- барысы да канатлана.

(3кыз hәм 3 малай уртага чыгып җыр җырлыйлар “ Мин кояшны яратам” Л.Хәйретдинова көе, Р. Миңнуллин сүзләре)

Кояш: Рәхмәт, рәхмәт, мин дә сезне бик яратам, ләкин эшем күп, табигатьне уятып бетерәсем бар.

(кояш узенең нурларын елгага таба җибәрә, “сибә”, күңелле көй астында чыгып югала. )

Күпер өстенә йөгереп бер малай менә.

Малай:

Барыгыз да тыңлагыз,

Барыгыз да ишетегез!

Кояш нурлары белән

Елга бозын эреткән.

Боз китә, боз!

Боз кузгалган!

Ул еракта күренгән авылларга кулы белән ишарәли, чакыра. Күпер янына төрле авыллардан милли киемнәр киеп килгән балалар керә.

Татар кызы:

 Язгы ташу башлануын

Хәбәр итеп дөньяга,

Зәңгәр бозлар агып китте

Зәңгәр сулы дәрьяга.

Рус кызы:

Долго шла  весна тайком.

От ветров и стужи.

А сегодня прямиком

Шлепает по лужам.

Керәшен кызы:

Бозларны кузгалтты,

Яз җитте, яз җитте.

Киң җәелеп, су акты,

Су ерып, боз китте.

Әйдәгез дуслар, су буена, боз агуын карарга, боз моңнарын тыңларга.(Китәләр.)

Алып баручы:

Шаулап акты гөрләвекләр,

Яуды ләйсән яңгыры.

Шәhәрләрдә, авылларда

Яңгырады яз җыры.

Берничә бала “Яз җитә” җырын (Ж. Фәйзи көе, Ф. Кәрим суз.)башкара. Өч малай авыллар буйлап “атка атланып”  йомырка җыярга китә. Татар авылы күренеше янына туктыйлар.

1нче малай:

Ач ишегеңне, түтәй,

Килдек сорарга күкәй!

2нче малай:

 Әгәр күкәй бирмәсәләр,

Тавыклары сукыр булыр,

3нче малай:

 Әгәр безгә күкәй бирсәләр,

Тавыклары көнгә өчәр күкәй салыр!

Түти:

Исәнмесез, балакайларым!

Без сезне, күптән көтәбез.

Мәгез сезгә күкәйләр,

Ямьле үтсен бәйрәмнәр!

Малайлар түтәйдән алган йомыркаларны кәрзингә салып, рәхмәт әйтеп, керәшен аавылына юл тоталар.

 1нче малай:

 Ач ишегеңне, түти,

Килдек сорарга ипи!

2нче малай:

Әгәр ипи бирмәсәләр,

Ул кибеп бетәр.

3нче малай:

 Әгәр безгә ипи бирсәләр,

Тормышлары мул булыр!

Керәшен түтәе:

Исәнмесез, балакайларым!

Ипиен дә бирәбез,

Күкәен дә бирәбез,

Өлкәннәрне сыйлагыз!

“Атларга атланган” малайлар рус авылы янына туктый.

1нче малай:

Ишекләрне ачыгыз.

Бәйрәмгә ашыгыгыз!

Боз кузгалган,

Боз кузгалган!

Рус түтәе:

 Рәхмәт чакыруыгызга,

Барабыз барчабыз да!

Малайлар: Әйдәгез, көтәбез!

Төрле милләт кешеләре булып киенгән балалар, үз җырларын җырлап, төркем- төркем булып елгага таба, күпер янына узалар. Татар егетләре, кызлары “Дубыр- дубая” (тат.халык җыры), керәшен татарлары “Әйдә- әйдә” җырын, руслар “Земелюшка- чернозем”ны (рус халык җыры) җырлап узалар. Төркемнәр булып, күпер өстенә, елга ярына басалар.

Алып баручы: Бүген бәйрәм бездә, елгабызда боз кузгалган.

Әнә, карагыз, бозлар ага, бозлар китә. Кыш буе ял иткән кар, рәхәт йокысыннан уянып хәрәкәткә килә дә, бушка узган вакыт артыннан куа чыккандай, бәрелә- сугыла олы елгаларга барып кушылырга омтыла. Апрельдә сыерчыклар да хуҗаларча җырлый башлый. Ә чәберчек: “Мин килмичә боз китми, мин килгәч койрыгым белән бер сугам- боз буйга ярыла, ике сугам- аркылыга ярыла, өч сугам- боз кузгалып та китә”, -дип әйтә, имеш.

(Боз кисәкләре агуын тасвирлаган күренеш булып ала, бер уенчы пенопласт кисәкләрен нечкә җеп белән тарттыра,бозлар аккан тавыш чыгара).

1нче түти: Бу чын яз җиткән, көннәр җылынган. Тирә- якта яшел хәтфәдәй чирәм тишелгән. Әйдәгез, яшел чирәмгә утырып, боз акканын карыйк,ял итик.

(Балалар тау итәгенә. Чирәм өстенә утыралар).

Керәшен түтәе: Мин табышмаклар әйтәм, тапкырларны күрик, зирәкләрне белик.

(Яз, язгы күренешләр турында  табышмаклар әйтелә. Тапкырлар җавап бирәләр.)

4нче бала: Мин дә табышмаклар әйтәм, тыңлагыз.

Ишек алдында  таш була,

Өйгә керсә, су була.(Боз)

5нче бала: Тама- тама таш яра. (Тамчы.)

6нчы бала: Утта янмый, суда батмый.(Боз.)

Керәшен түтәе: Бигрәк зирәкләр, тапкырлар икәнсез.

Рус түтәе:

 Елга тулып боз ага,

Сокланабыз без аңа.

Кояш көлә, көн аяз,

Бозга басып, килә яз.

Түти: Яз безгә шатлык китерсен. Барлык мәшәкать- борчуларыбыз шушы бозлар белән агып китсеннәр...

(Бер татар бабае килеп керә. Кулындагы төенчектә бодай бөртекләре.)

Бабай: Исәннәрмесез, туганнар, балалар! Елгада боз киткәнен ишеттем дә мин дә килдем әле. Монда кеше күп икән: барча туган- тумача. Авылдашлар. Күрше авыллар да ераксынмый килеп җиткәннәр. И- и, керәшен туганнар да, урыс якташларыбыз да монда икән. Бәйрәмебез котлы булсын, иминлек сезгә!

(Бабай купердән елгага ашлык бөртекләре сибә,теләкләр тели.)

Илләребез, җирләребез имин булсын, гаиләләрегезгә кайгы ишек какмасын, булган борчу-хәсрәтләрегез шушы язгы сулар белән агып китсен! Балалар сәламәт, имин, игелекле булып үссен. Әле дә хәтеремдә: безнең әби- бабайлар болай дия иде: “Кара карга оя кора башласа, көт тә тор, өч атнадан соң сабанга чыгарга була”. Ә сез язгы күренешләр турында сынамышлар, әйтем- мәкальләр беләсезме, балалар?

1нче бала: Беләбез, бабакаем, әйтимме?

Апрель аенда яңгырлар булса, ашлыклар уңар.

2нче бала: Язның бер көне ел туйдыра.

3нче бала: Язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма.

4нче бала: Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.

5нче бала:  Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

Малай: Ә мин, бабай, туган ил турында мәкаль- әйтемнәр беләм: “Илен белмәгән- игелексез, халкын белмәгән- холыксыз, нәселен белмәгән- нәселсез”. “Туган илнең җире- җәннәт, суы- щирбәт”.

Бабай: Рәхмәт, улларым, кызларым. Туган илегезне, яшәгән җирегезне яратыгыз, саклагыз. Яшәгән җиребезнең гүзәл, бай табигате- сезнең кулларда, аның елга- күлләрен пычратмый саклагыз, урманнар үстерегез. “Урман үстерегез, ачлык күрмәссез”, - ди халык.              (Саубуллашып, бабай китә.)

Малай: (тау башыннан). Боз китә,бозлар ага, күрегез! Бирегә килегез, уеннар уйнарга! Йомырка тәгәрәтеп уйнарга!

Алып баручы: Йомырка- туып килүче яңя тормыш, тереклек символы hәм ул үлән- үсемлекләрне гайрәтен арттырырга тиеш дип фикер йөрткәннәр борынгылар. Әйдәгез, чынлап та, “Кемнең йомыркасы ераграк тәгәри?” уенын уйнап алыйк.

Татар халык уены “Кемнең йомыркасы ераграк тәгәри?”уйнала.

Рус түтәе: Ай- hай, матур кызлар күп,

Күңелләре мәрҗән күк.

Егетләр, сез чакырыгыз,

Кызлар йөгереп чыгыгыз.

“Чума үрдәк, чума каз”(татар халык уены).

(Балалар парлап, берсе артына берсе басалар, санамыш ярдәмендә бер бала алга чыга. )

Барысы бергә:

Чума үрдәк, чума каз.

Тирән күлне  ярата. (2 кат)

Алсу үзенә иптәш эзли

Белмим, кемне ярата.(2кат)

(Җырның азагында ул бала үзенә ошаган иптәшен сайлап ала, аның белән бииләр, башкалар кул чабып торалар. Алар парлашып артка басалар, ә ялгыз калган уенчы алга чыга. Уен шулай дәвам итә.)

Татар түтәе:

Күмәкләшеп, җыйналышып,

Түгәрәктә без биик,

Әйлән- бәйлән җырлар җырлап,

Бәйрәмне дәвам итик.

Татар халкының “Чат-чат”җырлы- биюе башкарыла.

Алып баручы: Әйдәгез, бер уйнап алыйк әле.

“Яулык  алыш” (тат.халык уены)

(Уен түгәрәктә уйнала. Санамыш кулланып, бер баланы җыючы итеп куялар. Ул түгәрәк уртасына баса.)

Бала:

Талым-талым тал чыбык,

 Уртасында бал чыбык,

Читләп-читләп, кабык ташла...

Ал яулык, гөл яулык,

Бир син миңа бер яулык, ( дип такмаклап, узе теләгән балалардан яулык җыя. Җыеп бетергәч, яулык  хуҗаларына җәза бирелә.)

Алып баручы:

Бие әйдә, бие әйдә,

Биегәнне күр әнә.

Биемәгән кыз-егет

Чүмәләгә әйләнә.

Татар халык биюе башкарыла.

Алып баручы: Хөрмәтле туганнар! Ямьле яр буенда бозлар шаулавын тыңладык, яз килүенә күмәкләп шатландык... Без бит сезнең белән шушы гүзәл табигатьнең бер кисәге.

Бергәләп табигатьнең бизәкләрен:  урман-күлләрен,  елга-инешләрен  саклыйк, чиста тотыйк.

Таң да атып килә кебек, өйләребезгә таралышыйк.

Күмәк җыр “Яратыгыз” (Р. Әхиярова көе, Р. Миңнуллин сүзләре.) башкарыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить