29.03.2017 10:31

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү (сценарий)

Автор  Айгөл Мингулова Әлмәт шәһәре, 26 нчы “Чыршыкай” балалар бакчасы
Оценить
(1 голос)

Мәктәпкә хәзерлек төркемендәге рус телле балалар белән “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

Максат:  Рус телле балаларның  көнкүрешкә  кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, өйрәнелгән сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар: 1. Балалар белән инде өйрәнелгән сүзлек запасына нигезләнеп  кечкенә  әкият уйнау күнекмәләренә өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну  хисләре  уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау,  рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Җиһазлар: туп, курчак, зур аю, кечкенә куян, лейка

Сәхнәдә матур ите бизәлгән. Авыл күренеше.  Залда татар көе яңгырый. Музыка белән бергә әтәч кычкырган тавыш ишетелә.

Әтәч:   Мин әтәч, иртә торам

             Кикрикүк, кикрикүк

             Мин әтәч, матур җырлыйм

             Кикрикүк, кикрикүк.

Тавык: Мин тавык,

             Кот-кот, кот

             Мин ашыйм,

             Мин эчәм

             Кот-кот, кот.

Башка катнашучылар залга музыка астында керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.

Җыр: Бу өй матур,

          Бу өй зур

          Монда яши бабай

          Мин бабай

          Монда яши әби

          Мин әби

          Монда яши әти

          Мин әти

          Монда яши әни

          Мин әни

          Монда яши малай

          Мин малай

          Монда яши кыз

          Мин кыз

          Монда яши песи

          Мин песи

          Монда яши эт

          Мин эт

          Монда яши тычкан

          Мин тычкан

          Әйе шул, әйе шул

          Бу өй матур, бу өй зур.

Барысы да өйгә керәләр. Бабай бакчада кала. Кишерне, суганны карый. Су сибә. Кишерне ала.

Бабай: Кишер зур, матур, тәмле.

Бабай алма агачы янына килә, алмаларны карый. Шул вакытта урамнан малайлар йөгереп керәләр.

1 – малай: Бабай, исәнме?

Бабай: Исәнмесез, исәнмесез.

2- малай: Бабай, хәлләр ничек?

Бабай: Әйбәт, рәхмәт.

1 – малай: Бабай, алма бир?

Бабай: Әби, кил монда (кәрзин белән әби керә).

2- малай: Әби,алма бир?

Әби: Нинди алма?

1 – малай: тәмле, кызыл алма.

Әби: Мә, тәмле,кызыл, чиста алма.

2- малай: Мин алма яратам.

Малайлар алманы кәрзингә куялар, туп алалар. Әби өйгә кереп китә.

Җыр:

Туп, туп,

Матур туп.

Сикер, сикер,

Матур туп.

Туп, туп,

Зәңгәр туп.

Сикер, сикер.

Зәңгәр туп.

Туп, туп,

Матур туп.

Сикер, сикер,

Матур туп.

Малайлар  әбәкле уйнарга утыралар.Өйдән кызлар чыгалар.

1- кыз: Әйдә уйныйбыз!

2- кыз: Юк.

3- кыз: Әйдә җырлыйбыз!

1-кыз: Әйдә җырлыйбыз да, биибез.

Җыр: Әллә-лә, әллә-лә

          Карусель әйләнә,

          Матур курчак әйләнә,

          Зур, зур аю әйләнә,

          Кечкенә куян әйләнә.

Татар көенә матур бию.

Балалар түгәрәккә басалар.

Кыз: Минем бүген туган көн.

Кыз: Әйдә, җырлыйбыз.

Җыр “Туган көн”.

Мияуның туган көненә

Без пешердек ак ипи.

Менә шундый ипи зур,

Менә шундый кечкенә.

Менә шундый тәмле,

Менә шундый баллы.

Әйе шул, әйе шул,

Әйе шул, ипи тәмле.

(Балаларга команда бирелә һәм Син нишлисең? соравы бирелә)

 Барсы да үз урыннарын алалар. Сәхнәдә бабай кала. Шалканны күрә.

Бабай: Ай-яй, шалкан зур (тарта, шалкан чыкмый).Әби, кил монда.

Әби: Шалкан зур, матур (тарталар, шалкан чыкмый). Әти, кил монда.

Әни: Әти,юк.

Әби: Әти, кая?

Әни: Әти кафеда.

Әби: Ай-яй (Әни телефонга бара).

Звонок.

Әни: Алло, әти?

Әти: Әти.

Әни: Син кая?

Әти: Мин кафеда, мин ашыйм.

Әни: Син йөгер, шалкан зур.

Әти: Мин йөгерәм (әти кайтканчы, чәй эчү күренеше).

Әни: Бабай, әби, кил монда (утырылар).

Әни: Бабай, мә чәй, эч.

Бабай: Рәхмәт.

Әни: Әби, мә чәй, эч.

Әби: Рәхмәт.

Әни: Бабай, мә өчпочмак, аша.

Бабай: Ай, рәхмәт.Өчпочмак тәмле.

Әни: Әби, мә чәк-чәк, аша.

Әби: Чәк -чәк, тәмле, рәхмәт.

Бабай белән әби шалкан янына баралар. Әти ашыга – ашыга кайта. Шалканны тарталар, шалкан чыкмый.

Әти: Әни, кил монда (шалкан чыкмый).

Әни: Малай, кил монда (шалкан чыкмый).

Малай: Кыз, кил монда (шалкан чыкмый).

Кыз: Песи, эт кил монда (шалкан чыкмый).

Эт: Әтәч, тавык, кил монда (шалкан чыкмый).

Әтәч: Тычкан, кил монда (Шалкан чыга).

Җыр: Бар матур бакча,

          Анда шалкан үсә.

          Менә шундый шалкан зур,

          Менә шундый ул матур.

Әйе шул, әйе шул,

Шундый матур,

Шундый зур. (Матур итеп, балалар чыгып китәләр).

 

 

 

         

 

Изменено 29.03.2017 10:34

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить