24.03.2017 13:54

Сокланмый мөмкин түгел!

Автор  Яр Чаллы шәһәре “Бисеринки”бию мәктәбеннән Л.В.Нурлыева. 21 февраль, 2017 ел.
Оценить
(0 голоса)

Тел күрке – сүз. 

Ана телен белмәгән – үзен - үзе сөймәгән.

Иң кадерле туган телем, киңдер сиңа күңел түрем.

 

        Әйе, ана теле турында,  ана теленең һәркем өчен кадерле һәм аны белүнең мөһимлеге хакында бик күп мәкальләр, тирән мәгънәле әйтемнәр белән мисаллар китерергә була. Һәр милләт кешесенә дә ана теле бишектән үк әти – әни аша бирелә, алга таба ул туганнары, дус-ишләре белән аралашып, гаилә, бакча һәм мәктәп тәрбиясе ярдәмендә үсә, камилләшә бара. Ә туган телне ярату, аңа хөрмәт хисләре кимемәсен, югалмасын өчен, иң беренче чиратта, гаиләдә үз телеңдә аралашу, үз телеңдә китаплар уку, тапшырулар карау мөһим; бакчаларда, мәктәпләрдә туган тел дәресләренә зур әһәмият бирергә, ана теленә багышланган төрле мавыктыргыч кичәләр һәм бәйрәмнәр, бәйгеләр үткәрергә кирәк. Менә шул максатны истә тотып, Яр Чаллы шәһәренең “Бисеринки” балалар бию мәктәбендә (мәктәп директоры Лилия Эдуардовна Нурмөхәммәтова)   “Туган тел көне”нә багышлап үткәрелгән “Иң оста сөйләүче” бәйгесе турында язып үтәсем килде. Бәйгедә төрле бакча һәм мәктәпләрдән теләк белдереп, 5 яшьтән 11 яшькә кадәр балалар катнаштылар. Мәктәпнең “Бию тарихы” дәресләре укытучысы Эльмира Сагидовна (бәйгене оештыручы һәм алып баручы да), талгын музыка астында “Туган тел көне”бәйрәмен ачып җибәрде, һәммәсенең көчле алкышлары белән сүзне чыгыш ясаучыларга бирде. Әйтергә кирәк, 24 бала катнашында барган бәйгедән иң-иңнәрен сайлап алу, мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Гөлнара Миңшакировна җитәкчелегендәге жюри кешеләренә бик җиңелдән булмады, чөнки, һәр бала да сайлап алган әсәрләрен (шигырьләр, проза әсәрләре, әкиятләр) зур осталык белән сөйләделәр; сәхнәдә тирән хисләр белән, сәнгатьле итеп, дөрес интонацияләр белән, кирәк җирдә килешле хәрәкәтләр аша бирә белделәр. Аларның чыгышларын тыңлаганда сокланмый мөмкин дә түгел, кайберләрен, (Ш.Галиевнең “Кайнар коймаклар”-Гайнетдинова Ильвина- 6 яшь,23 нче санлы”Светлячок” балалар бакчасы, җитәкчесе Р.Ф.Садыкова; Г.Сәгыйровның “Телсез сабый”- Усманов Самат-6 яшь,1 нче санлы “Шатлык” балалар бакчасы)- эчкерсез көлү белән, ә кайберләрен, (М.Җәлилнең “Вәхшәт”шигырен рус телендә  Иванова Даша-6 яшь,16 нчы санлы “Скворушка”балалар бакчасы, җитәкчесе И.Р.Хадиева; М.Җәлилнең “Кызыл ромашка”- Кривцова Эмилия-10 яшь,2 нче номерлы урта мәктәп укучысы башкаруында)  күз яшьләре белән кабул иттек. Балаларның зур күләмле әсәрләрне истә калдырып сөйли алуларына да таң калдык. 94 нче санлы “Лилия” балалар бакчасыннан Захарова Юлия (җитәкчесе Гүзәл Әнәс кызы), Тимергалиева Диана,Ильясова Айсылу, Смирнова Валя-34 нче санлы урта мәктәп укучысы, Кулагина Анастасия-26 нчы санлы урта мәктәп укучысы, Трофимова Вика, Шәйгарданова Регина, Пермякова Рината-37 нче санлы урта мәктәп укучылары, Эльвира Щепина, Тимергалиева Аделина,Халикова Азалия-2 нче санлы урта мәктәп укучысы, Нуждина Полина, Кашина Екатерина, Корноухова Амелия тарафыннан  ясалган чыгышлар да мактауга лаек табылды. 5 яшьлек Екатерина Кашина һәм Гайнуллина Ләйлә дә сәхнәгә басып, яттан сөйли белү осталыкларын күрсәттеләр. Ә рус кызы Шулятьева Софиянең Р.Вәлиева язган “Бүген әниләр бәйрәме”шигырен саф татар телендә сөйләве һәммәбездә матур тәэсир калдырды. Бигрәк тә, 16 нчы санлы”Скворушка” балалар бакчасыннан Илсөяр Рафиковна җитәкчелегендә килгән 4 баланың да ( Григорьева Дарина, Иванова Даша,Сәетов Мусса,Понамарев Ярослав) искиткеч осталыкка ия булуларына, сәхнәдә үзләрен иркен тотуларына, киемнәренең дә зәвык белән сайланганына сокландык.

                             

Бәйрәм ахырында, һәр бала да, башкару осталыкларына карап, дипломнар алдылар, мавыктыргыч тамашага керү билетлары белән бүләкләнделәр; ә аларны әзерләгән тәрбиячеләр, педагоглар, әти-әниләр һәм бәйгене оештыручылар җылы рәхмәт сүзләренә ия булдылар.

 

                                             

Изменено 24.03.2017 13:57

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить