24.03.2017 13:26

Очрашу

Автор  Факил Сафин
Оценить
(1 голос)

(хикәя)

Айгөл бүген әтисе белән урамга чыкты. Көн кояшлы, ямьле. Өй турыларыннан бераз киткәч, ямь-яшел болын башлана. Тагын бераз баргач, зәп-зәңгәр күл. Айгөлне әтисе кулыннан җитәкләп кенә йөри. Йөгереп китеп, берәр ташка абынып егылыр, кулын, тезен авырттырыр дип курка инде ул. Монда бит яңа йортлар төзиләр. Машиналар үтеп-сүтеп кенә тора. Айгөлнең шул машиналарга утырасы килә, әтисен алар йөри торган якка әйдәли. Кечкенә шул әле ул, машиналар юлына чыгарга ярамаганын аңламый.

Әтисе кызын җитәкләп, болынга таба алып китте. Үзе сөйләнеп бара:

– Айгөл кызым үсеп җиткәнче сакланса бик әйбәт булыр иде дә бу болын, сакланмас шул. Йортларны төзиләр дә төзиләр әнә. Шәһәр үсә дә үсә. Шәһәр үскән саен, без кечерәябез кебек.

Айгөл болынга чыккач иркенәеп китте. Әтисе дә инде кулын җибәрде. Кыз бер сары чәчкә янына чүгәләп утырды. Кояш астында балкып утыра бу чәчәк. Үзенең бихисап күп керфекләре, һәркайсыннан сары яктылык бөркелә. Әйтерсең, күктән кояш төшкән болынга. Чәчәк таҗына бер бал корты килеп кунды. Нәрсәдер эзли ул, сары керфекләрне үбеп-үбеп ала, туктаусыз йөренә, туктаусыз нидер сөйләнә.

– Тузганак чәчәге бу, кызым. Менә шулай балкып утыра да тагын берничә көннән ап-ак шарга әйләнә ул. Җил искән саен, шул ак шарның бөртекләре җир буйлап сәяхәткә китә. Кайда барып төшсә, шунда үсеп чыга, тагын менә шундый чәчәкләр балкый ул төштә. Кемдер чүп үләне ди, кемдер дару үләне ди, аңламассың бу дөньяны.

Әтисе шулай кызык сөйләшә инде Айгөл белән. Олыларча итеп, җитди итеп.

Айгөл бал кортына үрелде. Әтисе ипләп кенә кызының нәни кулын читкә этәрде.

– Бал корты чәчәккә кунган. Бал җыя ул шулай. Айгөл авырмасын, салкын җил кагылып китеп йөткерә башласа, минем балымнан авыз итсен, тиз генә терелеп тә куяр, ди. Кагылсаң ачулана, кулыңны чагып та алырга күп сорамый. Эштән аерасыз мине, ди.

Бал кортының шулай Айгөл өчен тырышып-тырышып бал җыюын белгәч, бигрәк тә сөенде инде кыз үзе.

Күрми дә тора икән, алар яныннан бер апа үтеп бара. Апаларны күп күргәне бар Айгөлнең, бу апа бер кечкенә көчек җитәкләгән, сокланып карап туймассың. Барып кочаклыйсы, шул көчек белән уйныйсы, болын буйлап чабасы, куышасы килә.

Әтисе, Айгөлнең ни уйлаганын сизгән кебек, тиз генә аның кулыннан җитәкләп тотты.

Теге көчек тә Айгөлне күреп алды. Апасы янында теркелдәп барган көчек шып туктап, кәкрәйгән койрыгын өскә күтәреп, әле бер якка, әле икенче якка җилпеп тора әнә. Ак төстәге көчек бик матур иде, салынып төшкән колаклары кара тимгелле аның, аяклары йөнтәс, юантык, үзе Айгөлнең курчагыннан чак кына зуррак булыр. Кызның көчекне кулына күтәреп аласы килде. Аңа тартыла, тик әтисе кулыннан нык эләктергән шул, җибәрми генә. Көчек зур күзләрен мөлдерәтеп, Айгөлгә карап тик тора. Карасу дымсу иреннәре кыймылдап алды. Айгөлне үзе янына чакыра ул:

– Ник шулай карап торасың инде? Кил минем яныма, кечкенә кызый. Икәүләп уйныйк шушы болында. Әнә күпме иптәш монда безгә уйнау өчен. –Ул баш очыннан канат җилпеп үткән күбәләкне күреп, урынында әйләнеп алды да янә Айгөлгә текәлеп тора башлады. Сөйләшәсе килә инде аның Айгөл белән.

Айгөл әтисенә карап, бармагы белән көчек ягына ишарәләде. Бәләкәй шул әле ул, менә шулай бармак төртеп кенә аңлата.

– Әтием, миңа да шушындый матур көчек алып бир, – ди инде ул. – Менә шундый акыллы көчек, минем белән сөйләшә, мине ярата торган көчек. Ә хәзер аның белән уйныйсым килә, мин аны бик яратам. Ул да мине ярата, күрәсеңме, үз янына чакырып тора.

Көчекнең апасы каядыр ашыга иде шул. Озаклап сөйләшеп булмады. Чөнки кызны әтисе җитәкләгән, көчекне апасы бәйдә тота, һәркайсы үз юлын карый. Көчек әле бик озак Айгөл ягына карап-карап барды. «Нинди матур көн иде, нинди акыллы кыз очраган иде, бергәләп уйнарга да рөхсәт итмәделәр бит», – ди торгандыр инде ул, әйеме?..

 

 

 

Еще в этой категории: « Язгы тамчылар

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить