22.03.2017 16:28

Язгы тамчылар

Автор  Факил Сафин
Оценить
(0 голоса)

(әкият)

 

         Тып-тып... Тып...тып...

         Каен кызы йокыдан уянды. Тирә-якка күз ташлады. Һәрьякта ап-ак кар иде. Тыныч йокысыннан кем уятты аны? Беркем күренми. Шулай да бүген көн үзгә кебек. Кәүсәсе, ботаклары буйлап рәхәт җылылык тарала. Каен кызы югарыга караган иде, сөенеп, җил көенә чайкалып куйды. Өстә, бик биектә зәп-зәңгәр һава диңгезе, нәкъ баш очында кояш яна. Рәхәт, кояшлы, бик күңелле көн иде бу. Каен кызы янә күзләрен йомды. Әмма бая ишетелгән тавыш тагын кабатланды. Тып-тып... Ул гаҗәпләнеп күзләрен ачты. Теге тавышның иясен һич кенә дә таба алмый. Тып-тып, тып-тып... Тавыш кабатланган саен, кәүсәләрнең ныграк җылынуын тоя барды Каен кызы. Әнә япь-яшь ботаклардагы нәни бөреләр дә нидер пышылдашалар, керфекләрен чак кына тибрәлдереп, кояшка карыйлар. Бөреләр дә уяна бу серле тавышка. Тып-тып, тып-тып-тып... Нинди тавыш бу?

         Шулчак аның ботагына бер чыпчык килеп кунды. И канатларын кагына, и чыркылдый соры чыпчык. Чык-чырык, чык-чырык... Тып-тып-тып, тып-тып-тып... Чык-чырык, чык-чырык... Тып-тып, тып-тып-тып... Каен кызы озак, тыныч кыштан соң беренче мәртәбә шундый җанлылыкны күрә. Тынычлыгы югалса да, ачуланасы һич тә килми. Кояш, зәңгәр күк, ара-тирә исеп куйган дымсу җил, чыпчыкның шулай шатланып чыркылдавы аңа ошый иде.

         Менә тагын бер чыпчык килеп кунды. Урман ешлыгыннан килде, ахры. Тегесе сорырак иде, бусы ачыграк төстә, бүз түшле, койрыклары да озынча, үзе бик сөйкемле. Инде икәүләп чыркылдый алар. Чык-чырык-чык... Чык-чырык. Каен кызына чыпчыклар таныш иде, үткән ел да алар, очып, уйнап арыгач, аның куе яфраклы ботакларына кунып ял итә иделәр. Аларның берсе Сорыкай, икенчесе Аксыл исемле. Әнә бит сүзләре дә аңлашыла.

         – Кара әле, Сорыкай, Каен кызы ник елый ул?

         – Еламый ич, Аксылым. Әнә ботакларына кара син. Нинди матур алкалар аскан алар. Шул алкалардан тамчы тама. Ишетәсеңме: тып-тып, тып-тып...

         – Һи, Сорыкай, алка түгел ич алар. Кыш бабай Каен кызының ботакларына боз сөңгеләр элеп куйган иде. Яңа ел бәйрәмендә. Хәтерлисеңме?

         – Истә, Аксылым, бик салкын көн иде ул. И салкын, карлы булды быел кыш.

         – Кыш шулай була инде ул. Кары күп булгач, җәйгә яхшы: чәчәкләр күпләп үсәр, басуларда арыш-бодай уңар. Һәркайсы орлык бирер, безнең тамак тук булыр.

         – Акыллы да инде син, Аксылым, сине тыңлавы рәхәт.

         – Шулай да әйт инде, Сорыкай, Каен кызы ник елый?

         – Еламый ич.

         – Тыңла, алайса, ишетәсеңме! Тып-тып-тып... Тып-тып-тып...

         Каен кызы бу сүзләрне бик кызыксынып тыңлады. Сорыкайның җавабын аның да ишетәсе килә.

         – Әйтәм ич, еламый ул. Кыш бабай тагып киткән боз сөңгеләр кояш нурлары белән шаярып-уйнап алмакчылар иде, эри башладылар. Кояшның үз эше, ул җиргә яз алып килә, ә бозлар эри дә эри. Тып-тып итеп тамчылар тама. Их, нинди матур бу көн! Аксылым, димәк, Каен кызы да шатлана торгандыр инде, яз җитүен белгәч.

         – Яз килүенә барыбыз да сөенәбез, Сорыкай.

         Тагын җил исеп куйды. Тамчылар тама да тама. Каен кызы, Аксылның сүзләрен ишеткәч, сөенеп, кояшка карады. Ботаклары шаулаштылар. Аның якты кояшка рәхмәт әйтүе иде бу.

         Тып-тып... тып-тып-тып... Тамчылар тамуын тыңлап, кояш астында җылынып утыруы бик тә рәхәт иде Каен кызына.

 

Еще в этой категории: « ТЫНЫЧ ЙОКЫ Очрашу »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить