15.03.2017 14:38

Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма!

Автор  Редактор
Оценить
(1 голос)

Азнакайдан:

Быел яз кояшы иртә елмая башлады. Ул боз юрганын йомшарта, боз өсте көпшәкләнеп, юкара бара.
Шуңа да язгы ташулар иртәрәк башланырга ошаган. Кышын карның күп явуы да саграк булырга кирәклеген искәртә. Кар акрынлап кына эресә ярый, әгәр кисәк җылытса, хәл катлаулырак та булырга мөмкин. “Кар зонасының күп булуы берни турында да сөйләми. Хәзер үк нидер фаразлау дөрес түгел. Язгы ташу җирнең ни дәрәҗәдә туңган булуына, көзге туфракның дымлылыгына да бәйле. Шул ук вакытта яуган яңгырлар да кар катламын киметә,” – дип белгечләр бераз тынычландырса да, язгы ташуларга алдан ук ныклап әзерлек чаралары күрергә кирәк. “Безнең район авылларына ташу куркынычы янаучы – Ык елгасы. Районда Ык буе зонасына 9 торак пункты керә. Ә бу 222 йорт дигән сүз. Е лга буе зонасы махсус күзәтү астында. Бу урыннарда тәүлек буе суның биеклеген үлчәү белән шөгыльләнә торган вакытлы гидропостлар урнаштырылды, халыкны эвакуацияләү буенча чаралар планы эшләнде. Су күтәрелгән очракта вакытлы тору урыннары билгеләнде. Анда беренчел медицина ярдәме күрсәтү, бераз яшәп тору өчен мөмкинлекләр тудырылган”, – ди янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллин. Һәр оешма-предприятие, ведомстволар әлеге мөһим чарага җаваплы карарга, мөмкинлектән чыгып транспорты, эшче көчләр белән ярдәм итәргә тиеш.
Бу чорда иң әһәмиятлесе – халык арасында аңлату эшләре алып бару. Су басу куркынычы булган зоналарда яшәүчеләр үзләре дә алдан саклык чаралары күрергә, йорт ихаталарын көрәргә, кар сулары үзвакытында,тиешенчә агып китсен өчен суүткәргеч торбаларны чистартырга, канаулар казырга тиешләр.
Елга тирәләрендә яшәгән кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Авыл җирлекләре башлыкларының җыеннар җыеп, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлату эшләре алып барулары зарур.
Ташкын, су баскан очракта һәркем үз милкен һәм матди байлыкларын, терлекләрен саклау чараларын алдан ук кайгыртып куярга бурычлы. Документлар һәм башка кыйммәтле әйберләрне итеп төреп, җыйнап кую, йортның өске катына күчерү, җылы, су үтмәслек киемнәр, йөзү җайланмалары әзерләп куярга кирәк.
Балык җене кагылганнар да игътибарлы булсыннар иде. Балык тотам дип, гомерең белән хушлашырга да мөмкин икәнлеген онытмаска кирәк.
“Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма!” дигән әйтемне истә тотыйк. Язгы ташуларны югалтуларсыз, имин генә үткәрергә язсын!

 

Изменено 15.03.2017 14:43
Еще в этой категории: « Кош оясы ясаганда

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить