14.03.2017 13:42

Кечкенә пассажирлар тәрбиялибез

Автор  Гөлназ Фатыйхова, Чаллы, 13нче балалар бакчасы тәрбиячесе.
Оценить
(0 голоса)

Балалар... Бер гөнаһсыз бит алар... Юлларда күпме кечкенә йөрәкләрнең гомерләре өзелә: шаярып, күрми калып, безнең битарафлык аркасында... Мисаллар – бихисап. Ләкин боларны булдырмый калу – безнең бурыч.

Балага куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү, чыннан да, безнең – тәрбиячеләрнең күп санлы бурычларыннан берсе. Бүген мин сезнең игътибарга бу юнәлештә ничек эшләвем турында язмакчы булам.

Беренче эш итеп, мин үзем өчен еллык план төзедем. Ел башыннан диагностика төзеп балаларның башлангыч белемнәрен тикшердем. Эшемне балаларны юл белән таныштырудан башладым. Алар белән юлларның төрләре турында әңгәмә үткәрдек, уеннар уйнадык.

Икенче айда транспорт, аның төрләре белән таныштык. Балалар өчен бик тә кызыклы тема булып чыкты бу. Йөк машиналары, җиңел машиналар белән рәхәтләнеп уйнадык, табышмаклар чишү, рәсемнәр карау бик ошады.

20нче ноябрь – Бөтендөнья балалар көне. Шул уңайдан ата-аналар белән балаларның иминлеге турында әңгәмәләр үткәрдек. Һәр бала өчен ата-аналар белән берлектә яктырткыч кайтаргыч элементлар әзерләдек.

Балаларны «Светофор» белән дә таныштырдык. Светофор төшерелгән рәсемнәр карап әңгәмәләр үткәрдек, һәрбер төснең нәрсә аңлатуын өйрәндек. Белемнәребезне уеннар аша ныгыттык. Безнең төркемдә юлда килеп чыгарга мөмкин хәвефле очракларны чагылдырган макет бар – шул да ярдәм итә. Уку елы уртасында тагын бер кат балаларның белемнәрен тикшереп карадык. Хәзер инде «Юл аркылы ничек чыгарга?», «Без – пассажирлар» темасына әңгәмәләр, коллектив эшләр, конкурслар, ачык чаралар үткәрергә җыенабыз.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить