27.02.2017 11:52

Югалган бәбкәләр

Автор  Редактор
Оценить
(1 голос)

Һәр җәйне дәү әнигә кунакка кайтам. Сагынып көтеп ала ул мине. Үзем дә бик яратам шул аны! Җәй буена бер дә китәсем килми. Ни дисәң дә, рәхәт авылда! Саф һава, иркен болыннар, ямь-яшел йомшак үләннәр...

Кичләрен яңа сауган сыер сөте белән сыйлый үземне дәү әни. Эремчек, катык бетеп тормый. Мичтә яңа пешкән күмәчкә калын итеп каймак ягып ашаулары гына да ни тора!

Ә шәһәрдә боларның берсе дә юк. Шуңа да җәйне көтеп аладыр инде шәһәр малайлары. Әлбәттә, дәү әниле, дәү әтиле шәһәр малайлары. Малайлары дим, чөнки малайлар су коенырга, балык тотарга, билсәпиттә йөрергә ярата. Авылда бу яктан рәхәт, иркенлек. Ә кызларның нәрсә яратканын белмим. Шуңа да аларның авылга кайтасылары киләме, юкмы – әйталмыйм.

Быел да түземсезләнеп көттем мин җәйне. Дәү әни, гадәттәгечә, кочагын җәеп каршы алды.

– Кайттыңмы, бәбекәем? Менә миңа иптәшкә бәбкә карашырсың, ичмасам!

Чыннан да, ишегалды тулы сап-сары йомгаклар йөгерешә иде. Беренче карашка шундый кызык тоелган бу йомгаклар бераздан туйдыра-ялкыта башлады. Җитмәсә, күрше малае да әледән-әле койма башыннан үрелеп, уйнарга чакырып тора. Бу авыл малайларының бер эше дә юк инде. Һаман уйлары уенда гына.

– Исең киткән икән. Биш минутка нәрсә булсын? Ишегалдыннан кая китсеннәр алар? – дип кызыктыра торгач, түзмәдем: бераз гына уйнап алырга булдым. Бераз гына дигәнем, озаграк булган, ахры... Күрше әбинең: «Тилгә-ә-ән!» – дип ачыргаланып кычкыруына ишегалдына очып кердем. Үзем мыш-мыш киләм, үзем бәбкәләрне саныйм. Саныйм санавын, тик бәбкәләр саны тулмый. Кабат саныйм: ике, өч... биш... унбиш... дип буталып бетәм. Тик кенә дә тормыйлар бит алар. Әле берсе алга чаба, йә башкасы артта кала. Уф! Дәү әни белсә, бирә кирәкне!

– Әйдә, эзләш! Нәрсә торасың койма башыннан авызыңны ерып? Синең өчен югалттым бәбкәләрне! – дип күрше малаена да эләктереп алам.

– Һи, чыкмаска идең, – дип, борынын мышкылдатып, өенә үк китте анысы да. Харап икән! Бигрәк йомшак инде бу авыл малайлары. Бер сүз әйтер хәл юк.

Ишегалды зур түгел, бәбкәләр дә кечкенә. Кереп качар өчен тишек-тошык, куак төбе җитәрлек. Алай да саныйм, болай да саныйм: ике бәбкә тулмый. Эчтән генә әйтәм: «Баш бетте... Тилгән алган булса!.. Дәү әнигә ни диярмен?» «Яннарынан бер минут та китмә! Тилгән бик явыз нәрсә, хәзер эләктерә дә алып китә», – дигән иде, югыйсә. Әллә нишләп, күрше малае чакырганга алданып, «биш кенә минут» дигән булып... Бәбкәләр табылмаса, дәү әни бүтән кунакка чакырмас та инде.

– Улым, арыгансыңдыр инде, кереп ял ит. Бераз уйнап та алырсың. Бәбкәләр дә күләгәдә ял итсеннәр. Эссе сукмасын. Әйдә, ябып торыйк аларны бераз. Дәү әнисенең тавышын ишеткәч, эсселе-суыклы булып китте. Аркаларым чымырдап куйды. Ни дияргә?! Ике бәбкә тулмый бит! Уен кайгысы да бетте.

– Дәү әни, ни бит... ни, бәбкәләр югалды, дип әйтеп бетерергә өлгермәдем: дәү әниемнең ягымлы тавышын ишетеп, келәт астыннан ике бәбкә килеп чыкты. «Уф! – дидем мин. – Моннан ары бер генә минутка да калдырмам сезне!»

2017 ел, 5 гыйнвар. Казан.

Изменено 27.02.2017 12:57

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить