20.02.2017 14:29

Кош оясы ясаганда

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

 Аны агач такталардан да, бүрәнәдән дә (бүрәнәнең эчен чистартып) ясарга була. Фанералар куллану файдалы түгел, клей исен кошлар яратмый. Такталарны шомартмыйбыз – кошлар өчен шулай уңайлы. 

Сыерчык оясы артык зур булмаска тиеш. Зуррак ояга урнашкан сыерчыклар йомырканы күбрәк сала, нәтиҗәдә, бөтен балаларын да үстереп очырып бетерә алмаска мөмкиннәр.

Кош ояларының «авызы»н зур итү дә дөрес түгел. Югыйсә, ояга песиләр һөҗүм итәргә мөмкин. Песи менмәсен өчен оя астына (агачка) тимерчыбыклардан ясалган боҗра беркетергә була. Зур авызлы кош ояларына еш кына тиеннәр дә оялый.

Безнең ояга кошлар ояламый башлый икән, аны чистартырга вакыт дигән сүз. Кайнап чыккан су, яисә марганцовкалы су белән эшкәртүнең файдасы, һичшиксез, тиячәк.

Кош оясын юлдан, сукмаклардан читтә үскән агачка, 2-3 метр биеклектә булырлык итеп эләләр.  

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить