16.02.2017 14:55

Дөньядагы иң кадерле кешем (укучылар иншаларыннан)

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

Чаллы, 47нче мәктәп, 3В укучыларының «Дөньядагы иң кадерле кешем!» темасына язган иншалары. Укытучылары – Ләйсән Ханова.

***

Минем әниемнең исеме – Резида. Ул бик тә пешеренергә ярата. Бу эшне бар күңелен биреп эшләгәнгә күрә, ризыклары тел йотмалы була. Әнием безне еш кына өчпочмак, коймак белән сыйлый.

Әле ул миңа йон оекбаш белән бияләйләр дә бәйләде. «Улымның аяк-куллары туңмасын!» – ди ул. Мин хәзер аларны бик рәхәтләнеп киеп йөрим. Урамда салкын, ә мин туңмыйм. Мин әниемне бик яратам!

Илдар Латыйпов.

***

Мин әниемне бик яратам. Ул Айгөл исемле. Матур да, яхшы да ул. Миңа һәрвакыт булыша.

Әнием яшелчә һәм җиләк-җимеш сата торган кибеттә эшли. Эштән тыш вакытта, безне тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Туган көнемә торт әзерләгән иде. Барыбызга да бик ошады. Әнием минем уңышларыма сөенә, мактап үсендереп кенә тора. Ә мин исә аны борчымаска, гел сөендереп кенә торырга тырышам.

Ләйлә Әбдерәхимова.

***

Минем әниемнең исеме – Альбина. Әниебез бик йомшак күңелле. Бервакыт песиебез үлеп китте. Без моңа бик борчылдык. Әни безне кызганып, икенче песи баласы алып кайтты. Ә бит күп кенә балаларга өйдә йорт хайваннары асрарга рөхсәт тә итмиләр...

Әнием – минем дустым да, ярдәмчем дә, киңәшчем дә. Мин аны бик яратам! Аңа бәхет телим.

Алинә Фәхразыева.

 

 

Изменено 16.02.2017 15:00

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить