16.02.2017 14:43

Балачак – якты, кабатланмас гомер ул!

Автор  Лилия Ибрагимова, Казан шәһәре, Совет районы, 167нче балалар бакчасы тәрбиячесе.
Оценить
(0 голоса)

Балачак – кеше тормышының иң мөһим чоры. Балалар белән эшләү теләге миндә кечкенәдән үк зур хыял иде. Һәм менә язмыш мине 167нче балалар бакчасына эшкә алып килде. Ул көннәрдән соң инде менә шактый еллар үтеп тә киткән. Бакча мөдиребез Гүзәлия Галлямова эшне максатчан итеп оештыра белүче оста, тәҗрибәле җитәкче. Шуңа күрәдер, без бик тату һәм бердәм коллектив булып эшлибез.

Ата-ана үзенең йөрәк җимеше – баласын безнең кулларга тапшыра. Һәр баланы үз балабыздай якын итәбез. Аларга «улым», «кызым» диеп эндәшү баланың күңеленә аерым бер рәхәтлек бирә. «Тәмле тел – җан азыгы» ди халкым. Сиңа күзләрен мөлдерәтеп карап, ничә кечкенә кеше көтеп тора. Сабый күңеле үтә дә сизгер, иң нечкә хисләр белән тоемлаучан да әле. Синең нинди халәттә булуыңны алар бик тиз аңлый.

Һәр бала кабатланмас шәхес. Шуны истә тотып, балаларның танып-белү активлыгын үстерү, аларның сәламәт булып үсүләренә ирешү, халкыбызның бай мирасын күңелләренә җиткерү юнәлешендә эзлекле эш алып барырга омтылабыз. Билгеле инде, эшчәнлекне әти-әниләр, педагоглар белән берлектә алып бару отышлырак һәм файдалырак та. Төрле конкурслар, сәнгать чаралары, истәлекле урыннарга экскурсияләр оештыруны алар белән киңәшләшеп башкарабыз. Нәниләребезне табигатькә, кошларга, тереклеккә игътибарлы булырга һәрдаим өйрәтәбез. Әлеге тәрбия балаларны шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелеккә өнди торган матур сыйфатлар формалаштыра. Шулай ук иҗади сәләтне үстерүгә дә нык игътибар бирәбез. Уенда балалар, үзләре дә сизмәстән, театрда уйнаучылар булып китәләр. Алар геройларның үтенечләрен теләп үтиләр, аларга ярдәм итәләр, куркыныч туганда кисәтәләр, алар өчен борчылалар. Болар барысы да дуслык тойгылары формалаштыра.

Нәниләр йөрәгенә ачкыч таба белү – һич кенә дә гади эш түгел. Әмма без бөтен тырышлыгыбызны шушы юнәлешкә багышлавыбыз белән чиксез бәхетле.

 

Изменено 16.02.2017 14:45

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить