09.02.2017 14:34

Ике песнәкнең зур эше

Автор  Илмир Бәхтиев, Чаллы, 58нче мәктәпнең 4А сыйныфы
Оценить
(1 голос)

Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Аларның ун меңгә якын төре барлыгы билгеле. Татарстанда ике йөз төрдән, кыш айларында кырыклап төр кош очратырга була.

Күпчелек кошлар бер урында гына яшәмиләр. Елның вакытына һәм табигый шартларның үзгәрүенә карап, алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр. Бала чыгару өчен җылы яклардан безнең якларга очып киләләр. Алар күчмә кошлар дип атала. Ә салкын кышларда бездә кышлаучы кошларны торак кошлар дип атыйлар.

Мәсәлән, кара башлык кигән, аркасы, канатлары һәм койрыгы караңгы төстә, ә күкрәге ачык сары төстәге матур песнәкләрне генә алыйк. Аларны авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин.

Песнәкләр агач кайрыларында кышлаган бөҗәкләр, орлыклар белән тукланалар. Бер пар песнәк кыш буена кырык төп җимеш агачын корткычлардан чистарта ала икән.

Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз.

 

Изменено 09.02.2017 14:36
Еще в этой категории: « Төрле кошка төрле җим кирәк

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить