06.02.2017 10:54

Нәрсә ул «лэпбук»?

Автор  Ләйсән Каюмова, Ютазы районы, Иске Каразирек «Аккош» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Оценить
(1 голос)

Хәзерге заман тәрбиячесе бар яклап та өлгер, белемле, җитез булырга тиеш. 21 гасыр – яңалыклар, үзгәрешләр чоры. Әлбәттә, бу беренче чиратта җәмгыять, медицина, икътисад өлкәсенә йогынты ясый. Без, ягъни балалар бакчасы тәрбиячеләре дә бу яңалыклардан артта калмаска тырышабыз. УМК буенча дәресләр бирү, электрон журналлар тутыру, дәресләрдә генә түгел, балаларның ял вакытында да интерактив такта куллану – боларның барсын да хәзерге заман тәрбиячесе яхшы белергә тиеш.

Әле күптән түгел генә тәрбиячеләр өчен өр-яңа конкурс, лэпбук ясау конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге конкурста тәрбиячеләр үзләренең тәрбияви алымнарын, дәрестә кулланган материалларын балаларны укыту өчен генә түгел, уйнау өлкәсен дә үстерү өчен кирәк икәнлеген күрсәтергә тиеш.

Нәрсә соң ул «Лэпбук»? Әлеге сүз безгә ерак Америкадан килгән. Ул папка яки мини-китап рәвешендә, нинди дә булса аерым теманы яктырту өчен ясала.

Мин дә әлеге конкурста бик теләп катнашырга булдым. Мин аны «Әбиемнең серле сандыгы» дип атадым. Әлеге мини-китапта мин элеккеге гореф-гадәтләрне саклау, аларны яңарту өчен төрле алымнар, уеннар кулландым.

Әбиемнең серле сандыгында нәрсәләр булырга мөмкин соң? Бу, әлбәттә, табышмаклар, такмаклар, такмазалар, мәкальләр, әкиятләр, сынамышлар. Үземнең лэпбукта мин татар халык киемнәренә, бизәкләренә, милли ашларына аерым игътибар бирдем. Татарстанның тарихи урыннары буенча кечкенә генә сәяхәт оештырдым. Бу, әлбәттә, балаларда телгә, гореф-гадәтләргә мәрхәмәтлелек, ихтирамлылык, ярату хисе уяту өчен яхшы.

Һәр татар баласы, кайда гына булуга да карамастан, үз иле, теле, гореф-гадәтләре белән горурланырга тиеш. Бу, минемчә, беренче чиратта гаиләдә һәм балалар бакчасында тәрбияләнергә тиеш. Без дә бу өлкәдә нык тырышабыз. Яңа технологияләр белән элеккеге традицияләрне яңарту хәзерге заман тәрбиячесенең төп бурычы. «Әбиемнең серле сандыгы» исемле лэпбук моның ачык мисалы.

 

Изменено 06.02.2017 10:57

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить