31.01.2017 16:52

Әтием мине сөендерде

Автор  Алсу Нуретдинова, Чаллы шәһәре, А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицей.
Оценить
(0 голоса)

Мин өй хайваннарын бик яратам. Алардан башка безнең гомеребез күңелсез булыр иде. Бәләкәй, йомшак йонлы, тәртипле песи баласын аласым килде.

Әнием миңа әйтте:«Песи баласын алсаң, аны тәрбияләргә, ашатырга, өйрәтергә кирәк, чөнки ул уенчык түгел. Аны кире урамга чыгарып ташлап булмый». Әтием дә песи яратканымны белә иде, ул мине сөендерергә уйлап песи баласы алып кайтты. Ул шундый бәләкәй, матур, йомшак йонлы, күзләре ямь-яшел, үзе соры төстә. Кайткан көнне үк без аңа Кокосик дип эндәштек. Бу вакыйгага сигез ел узды. Кокосик кечкенә вакытындагы кебек үк шук, шаян, безнең белән шаяра, уйный. Ул бик акыллы песи, әйткән сүзне тыңлый. Авырган вакытта синең яныңа килеп ята һәм үзенең гәүдәсе белән дәвалый. Без өйгә кайтып кергәндә, әллә каян сизеп, ишек алдына килеп каршы алып тора, мыраулый башлый.

Мин песиләрне бик яратам шул. Мәчеләр белән уйнаганда, вакытның ничек узганын сизми дә каласың. Алар кешеләр, уенчыклар белән уйнарга яраталар. Шулай ук песиләргә күп йокларга кирәк, әгәр алар тиешле вакыт йокламаса, авырырга мөмкиннәр. Бу үзенчәлегебез белән без песиләргә бик охшаганбыз, мин дә йокларга яратам бит. Ә песи балалары – ярдәмчесез кечкенә йомгаклар, ләкин бик ягымлылар. Мин үскәч, берсүзсез үземә тагын бер песи алам. Мәчең булу – бәхет түгелмени?                                                                                                                                                        

 

Изменено 31.01.2017 16:57
Еще в этой категории: « Юлдаш Йолдызкай »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить