30.01.2017 15:11

«Ашый- ашамый»

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

Дидактик уен

 

Максат: гаилә әгъзаларын, ашамлыкларны, йорт хайваннарын, җиләк- җимешләрнең, мәктәп кирәк-яракларын, кыргый җанварларның исемнәрен кабатлау, истә калдыру.

Җиһазлау: рәсемнәр сурәтләнгән зур һәм кечкенә таратма карточкалар.

Уен барышы: уенда 3-4 бала катнаша. Балалар үзләренә зур карточкалар сайлап алалар. Карточкада гаилә әгъзалары, йорт хайваннары, кыргый җанварлар сурәтләнгән. Балалар кечкенә карточкаларны алып кемнең нәрсә ашаганын белеп шулар янына куялар, артыкларын алып куялар.

Кечкенә карточкаларда ашамлыклар, җиләк-җимешләр, мәктәп кирәк-яраклары сурәтләнгән.

Уенда шулай ук кемгә нәрсә кирәк? дип сорарга да була.

Зөлфия Кадырова, Әлмәт шәһәре, 26нчы балалар бакчасы.

Изменено 30.01.2017 15:31

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить