17.01.2017 14:05

Ягез әле, әтиләр!

Автор  Ландыш Исмагулова, Махим Кузнецова, Чаллы, 82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы.
Оценить
(0 голоса)

Алып баручы. Балалар, без нинди бәйрәмгә җыелдык?

Балалар. Әтиләр бәйрәменә.

Алып баручы. Әйе, балалар, бу көнне без «Әтиләр бәйрәме» дибез. Календарьда 23нче февраль «Ватанны саклаучылар» көне дип билгеләнә. Ватанны кемнәр саклый соң?

Балалар. Солдатлар.

Алып баручы. Әйе, безнең бабаларыбыз да, әтиләребез дә кайчандыр солдат булганнар. Илебезнең иминлеге өчен сакта торганнар.

1нче бала. Бер бәйрәм бар февральдә,

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

 

2нче бала. Ул – тынычлык бәйрәме,

Аны һәр кеше белә.

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

 

3нче бала. Ул – солдатлар бәйрәме,

Без котлыйбыз аларны.

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, әтиләр, егетләр, абыйлар, бабайлар, малайлар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз! Яраткан улларыгыз, кызларыгыз сезне бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар бүләк итәрләр.

Алып баручы. Гел кояш балкысын күкләрдә,

Чыкмасын кап-кара болытлар.

Тынычта яшәсен җир-ана,

Елмаеп уянсын балалар.

Алып баручы. Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге – ир, дигән

Исемне аклар өчен.

4нче бала. Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз!

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәбезгә телибез.

5нче бала. Озакламый егет булып

Үсеп җитәрбез әле.

Татарстан дәүләтенә

Хезмәт итәрбез әле.

6нчы бала. Минем әти дә күптән

Солдатта хезмәт иткән.

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.

Үскәч солдат булырмын

Әтием кебек мин дә.

Җыр. «Солдатта булган диләр»

8нче бала. Нам лет еще немного,

Но все мы молодцы!

И мы шагаем в ногу

Как в армии бойцы.

9нчы бала. Һәрвакытта иңнәремдә

Тоям әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юлларым.

Җыр.

Алып баручы. Кемнәр уйнарга ярата?

Кемнәр өлгер һәм җитез?

Безнең белән ярышырга

Кемнәр тели, әйтегез?

Хәзер безгә 2 командага бүленергә кирәк.

1нче уен «Бант бәйләү»: ике таякка алтышар лента эленә. Һәр әти бер бант бәйли (ясый). Кайсы команда матур һәм җитез бәйли, шуңа бер балл куела.

2нче уен «Көнгерә кебек сикер»: тупны ике тез астына куеп, төшермичә йөгерү.

3нче уен «Дөрес әйт»: берничә әтинең күзен бәйләп, тезелеп торган балалар арасыннан үзләренең балаларын танып әйттерү.

4нче уен «Без әтиләргә конвертлар әзерләдек». Алар эчендә биремнәр, шул биремнәргә җавап бирергә кирәк.

Алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить