21.12.2016 10:26

Чаллы шәһәренең 4нче мәктәбендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт һәм язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу кичәсе булып узды

Автор  Фәйрүзә Хәйдәрова, Чаллы, 57нче мәктәп-гимназиянең китапханә мөдире.
Оценить
(0 голоса)

Алтын ачкыч

Шушы көннәрдә Чаллы шәһәренең 4нче мәктәбендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт һәм язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу кичәсе булып узды. Кичә язучының «Алтын ачкыч» исемле яңа китабы чыгуы уңаеннан оештырылган иде. Кичәне мәктәп китапханәсе мөдире Роза Дәүләт кызы алып барды.

Китапның исеме үк үзенә җәлеп итә: «Алтын ачкыч». Бу сүзгә бик зур мәгънә салынган. Әсәрнең үзәгендә – мулла образы. Танылган дин эшлеклесе, Татарстанның баш казые, Балтач районы баш имамы Җәлил хәзрәтнең тормыш юлы, әдәби сюжетка төрелеп, киң катлам укучыларына тәкъдим ителә. Җәлил хәзрәт бик күп дини китаплар авторы, аның тирән эчтәлекле, мәгънәле китапларын укып укучылар үзләренә рухи азык алалар. Менә шул мәгълүм шәхес хакында китап язарга алына Гөлсинә ханым. Күп санлы укучыларның үтенече, аларның кат-кат сораулары үзе өчен дә яңа булган мулла образына алынырга этәргеч була. Шулай итеп яңа әсәр – яңа китап туа.

Кичәдә мәктәп укучылары, шәһәребез мәктәбе китапханәчеләре дә катнашты. Чаллы шәһәре мәгариф идарәсеннән килгән Наилә Гадел кызы Миначева, шәһәребезнең танылган дин эшлеклесе Әлфәс хәзрәт язучы Гөлсинә ханым Галимуллина иҗаты хакында да, әсәрнең төп герое – Җәлил хәзрәт хакында да үз фикерләре белән уртаклаштылар. Мәктәп директоры Айдар Гарифуллин Җәлил хәзрәткә дә, язучы Гөлсинә ханым Галимуллинага да рәхмәтен җиткерде.

Яшь буынны әдәпле, физик һәм рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләү – мәктәпнең төп бурычы. Беребезгә дә сер түгел – каршылыклы заманда яшибез. Әмма тормышның авырлыгын заманга сылтарга кирәкмидер. Көчле рухлылар, иманлы, тәрбияле кешеләр барыбер югалып калмыйлар. Үзләренең тормышларын да матур итеп үрә беләләр, башкаларга да ярдәм итәләр.

Җәлил хәзрәтнең балалар белән аралашуы гына да гадәти түгел бит. Ул игътибарлы, кечелекле, сабыр, бер сүз белән әйткәндә, соклангыч!

Мондый кызыклы кичә оештырган өчен китапханә мөдире Роза ханым Дәүләт кызына зур рәхмәт белдерәбез.

 

Изменено 21.12.2016 11:02

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить