08.12.2016 10:18

АРТИКУЛЯЦИЯ ГИМНАСТИКАСЫ (Логопед дәресләре)

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

-С-

«Елмаю»- иреннәр  белән  елмаю хәрәкәте  ясарга.

 

«Койма» -тешләрне  күрсәтеп  елмаерга.

 

«Койма буяу»- авызны аскы  тешләр  рәте  күренерлек  итеп ачабыз  һәм  телнең  очы  белән аскы  тешлӘр  рәтен эчке  яктан “буйыйбыз”. Хәрәкәтләр  өстән  аска, уңнан сулга.

 

-Ш-

«Сыбызгы»- иреннәрне очлайтып  алга  таба сузабыз.

 

«Түгәрәк» - өске  һәм  аскы  тешләр  рәте  күренерлек  итеп  аскы  һәм  өске  иреннәрне  күтәрәбез.

 

«Коймак» - авызны  ачып, телне  ирекле  торышта аскы иренгә куябыз.

 

 «Чашка» - авызны  ачабыз. Иреннәр елмаю  торышында. Телне  чыгарабыз. Телнең  киң  кырые  һәм  очын «чашка». Формасы  алырлык  итеп  өскә  күтәрәбез. Телнең  аркасы төшкән хәлдә..

-Л- и –Р-

«Тәрәзә» - авызны  ачабыз – «эссе», авызны  ябабыз «салкын».

«Таган» - авызны  ачабыз. Иреннәр елмаю  торышында. Телнең  очы  белән  чиратлап  аскы  һәм  өске  иреннәргә  тиябез. Хәрәкәт астан өскә.

«Койма  буяу» - елмаерга, авызны  ачарга һәм  телнең  очы  белән  өске  тешләр  рәтен  эчке  яктан  “буйыйбыз”. Хәрәкәтләр  өстән  аска, уңнан сулга.

«Энә» - авызны  ачабыз һәм  елмаябыз.Телне очлайтып, өске тешләрнең эчке ягына тидерәбез.

 

Изменено 08.12.2016 11:31

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить