05.12.2016 16:10

Юлдаш

Автор  Самат СӘРВӘРОВ, Чаллы, 2нче гимназия, 3В сыйныфы.
Оценить
(0 голоса)

 

Дүрт аяклы дустым бар,

Исеме аның – Юлдаш.

Урман-кырга чыкканда,

Була ул безгә юлдаш.

 

Кучкыл кара үзе ул,

Тәпиләре ак кына.

Күз өстеннән сызылган

Җирән тамга чак кына.

 

Койрыгын болгый: сөенә

Без авылга кайтканда.

Моңсуланып кала ул

Әби безне озатканда.

 

 

Изменено 05.12.2016 16:11

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить