11.11.2016 13:39

ТЫНЫЧ ЙОКЫ

Автор  Рәшит Бәшәр
Оценить
(0 голоса)

Май салган табаны ишегалдындагы түмәргә чыгарып утыртсаң, май чыжылдап кайнап чыгар сыман.

Бабасының тәмам хәле бетте. Инде өченче көн кырынганы юк. Мич арасындагы кулъюгычны шалтыр-шолтыр китереп битенә салкын су сибә дә өйалдына чыгып ята. Әллә нәрсә булды әле аңа, сулыш ала алмый интегә. Бераз ах-ух килеп боргалангач, баскыч төбенә чыгып утыргандай итә. Аннары янә аркасын салкынча идәнгә тери. Тешсез авызын ачып: «Чишмәдән су алып мен!» – дип, янәшәсендә аптырап утырган малайга стакан тоттыра.

Малай, алмагачларның шәлперәеп төшкән яфракларына ышкыла-ышкыла, чишмә сукмагына чыга. Мунчага су ташып маташкан әбисенә күз генә сирпеп ала да чишмәгә иелә. Иң элек чәчләрен чылата. Стакан төбендәге салкын тамчыны йотлыгып йотып куя.

– Бабаң ни хәл анда, олан?

– Тамагы кипте.

Әбисе, чиләкләрен чылтыратып, чишмә янында кала. Тупыл очын сырып алган каргалар бертуктаусыз каркылдый да каркылдый. Аларга эссе әллә бар, әллә юк.

Инде өченче көн тоташ кыздыра. Малай чүәген дә кими хәзер. Чүәк кидең ни, яланаяк чаптың ни, табаннар барыбер пешә.

Әле теге атнада гына бабасы белән су буенда утын ярды ул. Ярды дип... Бабасы ярган утыннарны сарайга кертеп торды. Җиләс һавада арыган да сизелми шул. Майка да аркага ябышып, кычытып интектерми. Каргалар гына ояларыннан чүп-чар коеп теңкәгә тия.

Бабасы кизәнеп суккан саен, утын түмәре урталай ярыла да китә, ярыла да китә. Бабасының тәне мускуллардан гына тора. әтисе сырхаулап киткән чакларда уртанчы малае укол кадарга керешсә, энә бөгелә хәтта. Малае:

– Тәнең корыч синең, әти! – диюгә, сиксәнне узган карт саран гына елмая:

– Без бит беркөн дә эшсез тормадык. Сез генә ул...

Утын чирәмгә сибелә дә сибелә. Малай утын өеме белән сарай арасында тыз-быз йөри-йөри тәмам хәлдән тая.

– Карап тор, карга оясын бәреп төшерәм хәзер!

Бабасы шаярта. Утын ничек итеп шундый биеккә очып менсен ди инде. Булмаганны. Карга оясына меним дисәң, тупыл очына ярты көн үрмәләргә кирәк. Үрмәләп тә булмый әле, хәер, кәүсәсенә бабасының да колачы җитми. Бабасыннан картрак микән ул тупыллар, әллә яшьрәк микән? Малай да сорамый, бабасы да ләм-мим. Карт нык итеп кизәнгән саен, малай ирексездән өскә карый. Кем белә, бәлки, утын яркасы бөтерелә-бөтерелә тупыл очына ук менеп җитәр дә карга оясына кунып калыр.

– Булды, улым. Тәки җиңдек. Ботаклары калып торсын. Алары иртәгә...

Бабасы печән кибәне төбендәге бүрәнәгә чүгә:

– Әбиеңә биш ел мунча ягарлык утын булды.

– Син мунчаны үзең ягасың бит. Авырмаганда...

– Шулаен шулай...

Бабасы сөлге белән битен, муенын сөртә.

– Шулаен шулай да ул. Әмма бу дөнья белән алыш-бирешем бетеп бара инде минем. Әле син менә яши генә башладың, мин инде яшәп арыдым. Ярар, салкын су алып кил, чүмече шунда, чишмә капкачы өстендә.

Ул арада, кәкре таягына таянып, әбисе дә төшеп җитә:

– Кайтыгыз, оланнар. Ботка пеште!

Әбисе әбәткә һәрчак ботка пешерә. Малайга – манный, карты белән үзенә – дөге боткасы.

...Менә шул корыч бабасы бүген хәлсез инде.

– Чишмәдән су апменимме?

– Кирәкмәс, улым.

Чиста кием-салым тоткан әбисе өйалдына чыккач, малай бабасын мунчага кыстады.

– Тор, бабай, әби белән бар!

Бабасы селкенмәде дә.

– Мунча керергә дә көч кирәк шул... Мин кичләтеп...

Ул кояш баткач кына юынып чыкты. Ак күлмәк-ыштанын киеп, сукмактан хәлсез генә кайтып килешли кыяр түтәлендәге малайга елмайгандай итте. Аннары:

– Сукмагы да чокыр-чакыр, төшәм дә китәм, төшәм дә китәм, – ди-ди, рәшәткәгә аркасын терәп, бераз тын гына басып торды.

Малайның ул төнне никтер йокысы килмәде. Телевизор да кызык кино күрсәтми. Компьютер да бүген ял итә. Башка вакыт булса, рәхәтләнер иде уйнап. Әтисе шәһәрдән әллә ничә төрле уен алып кайтты югыйсә. Бабасы авырый шул. Ул авырмаса әбисе дә: «Тавышланма!» – дип, гел-гел кисәтеп тормас иде.

Малай, чекерәеп янган йолдызларга карап, баскыч төбендә утыра. Аягына мәче сырпалана. Әкрен генә җил исеп куйды. Иртәнгә бераз салкынайтыр кебек. Шулай гына була күрсен инде. Бабасы да ныклап аягына басар иде. Ботаклы утыннарны ярасы бар бит әле. Бабасына стакан белән салкын су ташыйсы бар...

Җил исте. Җемелдәп йолдыз атылды.

Малай кыштырдаган тавышка кар базы ягына борылып карады. Ап-ак шәүләне күргәч, кинәт имәнеп китте.

– Пес итеп керешем әле. Тән җиңеләеп калды бераз.

Бабасының ишегалдына чыкканын ничек сизми калган ул? Баскыч шыгырдаганын да ишетмәде бит.

– Утырма төн саклап. Иртәгә тагын килә ул төн. Бар, кереп ят! Тыныч йокы, улым!

– Тыныч йокы, бабай!

...Малай соң гына уянды. Өйдә тып-тын. Хәтта нарат бүрәнәләр арасындагы сары мүкләргә дә тынлык кереп оялаган иде.

– Бабай! Ба-бай!

Ишек ачылды. Алгы өйдән әнисе керде. Күзләре яшьле иде.

– Тордыңмы, улым... Бабаң китте бит...

– Кая китте?

Әнисе дәшмәде. Яңаклары буйлап аккан яшьләрен сөртә-сөртә:

– Бабаең китте... – диде дә ишек яңагына сөялде.

Картны өйләгә кадәр үк җирләделәр.

Бабасы китте. Малай яши генә башлаган иде әле...

Изменено 11.11.2016 13:51

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить