10.11.2016 09:46

Газеталарга да яздылар үземне

Автор  төре белән киләчәктә дә шөгыльләнәчәкмен. Инсаф Гатауллин, Балык Бистәсе районы.
Оценить
(0 голоса)

Мин кечкенәдән ук спорт белән шөгыльләнәм. Миңа футбол, хоккей, теннис, бадминтон төрләрен тәкъдим иттеләр, тик аларның берсе дә күңелемә якын булмады. Күрше Гамил абый көрәш секциясен алып бара иде. Көрәш татар милләтенең йөзен билгели. Борынгы бабаларыбыздан алып бүгенге көнгәчә милли байлыгыбыз ул . Мин дә көрәш белән шөгыльләнеп карарга булдым.

Балык Бистәсе районына барып, «Яшь көрәшче» исемен алып кайттым, ләкин урын яулый алмадым. 3нче сыйныфка күчкәч, Лаеш, Әлки, Теләче районнарында 25 кг үлчәү авырлыганда 1нче урыннар яуладым, газеталарга да яздылар әле үземне.

Минем дустым, сыйныфташым да көрәш секциясенә йөри. Ул да төрле призлы урыннар алды. Сабантуй мәйданына икәу чыктык. Катнашучылар санап бетергесез иде. Менә дустым белән финалга ук життек. Ул мине күтәреп салды. Шуннан соң үземә сүз бирдем: тырышырга, җиңәргә. Икенче елны сүземдә тордым – беренче урын алдым. Миңа – блендер, дустыма үтүк бүләк иттеләр. Ике әбием дә догалар укып торганга һәм үз алдыма максат куйганга, мин җиңгәнмендер.

Балык Бистәсендә яшәүче туганым – Зөлфәт абыем да көрәшче булган. Ул бик күп тапкырлар җиңү яулаган.

Әле күптән түгел генә районга ярышка барып кайттым. 28 кг үлчәү авырлыгында беренчелекне алдым һәм акчалата бүләккә ия булдым. Мин бу спорт 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить