25.10.2016 09:00

Салкын көзләр - ямьле язга, кышлар җәйгә әйләнә.

Автор  Ләйлә Ахмадиева Көек авылы,Саба районы
Оценить
(0 голоса)

Гашыйк булу - могҗиза

Гашыйк кеше - хыялый җан,
Хыял дөньясында йөзә.
Мәхәббәт аны тилертә
һәм башын әйләндерә.

Гашыйк булу өчен яз кирәкми
Җәйнең бер көне җитә,
Тәүге күрүдән башлап
Йөрәк аны үз итә.

Бөтен уйлар һәм хыяллар
Аның белән бәйләнә.
Салкын көзләр - ямьле язга,
Кышлар җәйгә әйләнә.

Аны күрү белән синең
Йөрәгең ныграк тибә,
Йөзеңдә елмаю арта
Күзләрең җем-җем килә.

Аңа булган синең хисләр 
Тулып ташырдай була,
Сүзләр юлларга тезелеп
Күңелдә шигырь туа...

 

Изменено 25.10.2016 09:29

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить