26.09.2016 14:56

Мультфильм караган кебек укыла

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

«Чикерткә малае Чикертмән белән кырмыска малае Кырмыч турындагы әкият»не укып һич кенә дә китаптан аерылып булмый. Чикертмән белән Кырмычның маҗаралары күз алдында җанлана, алар белән син дә һава шарында күтәреләсең кебек, яфрак-көймәгә утырып диңгез аша чыгасың, роликларда чаба-чаба, болыттан егылып төшәсең... Рәссам Миләүшә Вәзиева иллюстрацияләрендә Кырмыч та, Чикертмән дә, Әкәм-Төкәмеч һәм башкалар да шундый җанлы тоела, менә хәзер үк хәрәкәткә килерләр дә, сөйләшә башларлар төсле. Торалкайлар турындагысы исә идән астына, андагы трольләр иленә алып китә, яхшылык һәм начарлыкны бәяләргә өйрәтә. Торалчыкның, Гайрәт исемле эткә атланып, Айбикәне дәвалау өчен трольләрнең байлыгын урларга баруы да мавыктыргыч язылган. Факил абый Сафинның серияләргә бүлеп укый торган әкиятләре дә, бер сулышта укып чыгарлык хикәяләре дә – барысы да кызык, мавыктыргыч. Нәниләргә аңлаешлы, ә зурракларга уйланырга ярдәм итә торган әлеге китап, һичшиксез, бөтен татар баласында булырга тиеш!

 

www.tatkniga.ru

Изменено 26.09.2016 14:59
Еще в этой категории: « Хикмәтле хәл ТЫНЫЧ ЙОКЫ »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить