23.09.2016 10:35

Яталар да йоклыйлар

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

Игеннәр өлгереп җитүгә, кыр тычканы үзенең оясына бөртек ташый башлый. Кондыз дигән су җәнлеге, агач ботаклары әзерләп, аларны су астындагы оясы янына өеп куя. Бурсык һәм башка җәнлекләр дә азык запасы җыя. Аю кышка бигрәк тә кызык әзерләнә. Җәй көне һәм көз башында аның өчен азык мул була: җиләк-җимеш өлгерә, үсемлек тамырлары татлылана һәм сусыллана, исәпсез-хисапсыз бөҗәкләр оча (аю кырмыскаларны гаҗәп ярата), кыргый умарта корты һәм шөпшә балын бик тәмләп ашый, солы бөртекләрен дә суыра. Аю күп ашап нык симерә. Май шулай ук азык запасы булып исәпләнә. Көзен бурсык та нык симерә. Төлке, куян, бүре кышка азык запасы әзерләми. Алар кыш көне дә азык таба ала.

Бурсыкка да, аюга да кышын азык калмый. Кышкы ачлыктан котылуның чарасын тапканнар бу хайваннар, яталар да йоклыйлар. Аю да, бурсык та җылы канлы хайваннар.Туннары да яхшы, суыклар да куркытмый аларны. Көзен бик күп ашап, май җыялар, симерәләр. Кыш башында, кар төшкәч үк, алар йокларга яталар. Өннәрен тырышып, бик оста әзерлиләр.Урман куелыгыннан иңкү урын табып, анда хуш исле йомшак ылыс, коры мүк түшәп,өйләрен җылыталар да, салкыннар башлану белән тәмле йокыга талалар.

Кыш ахырына таба ана аюның кечкенә, сукыр балалары туа. Алар, чапылдатып, сөт имәләр. Тамаклары туйгач, көчле, зур әниләренең аркасына үрмәлиләр, тәгәрәшәләр, уйнап туйгач, йокыга китәләр. Ач килеш аюны йокысыннан уятсаң, бик куркыныч җәнлеккә әверелә.

 

Изменено 23.09.2016 10:41

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить