09.09.2016 11:25

Гафу ит мине...

Автор  Айсылу Бәйрәмева, Ырымбур өлкәсе.
Оценить
(1 голос)

Яшьтәшләре көлә, кыерсыта, ә ул дәшми... Тапталган ком шәһәрчекләрен дәшми генә кабат торгыза, балалар ыргытканнан соң иң биек агач ботагына эленеп калган баш киемен ала. Беркайчан да олыларга зарланмый. Кайвакыт аны кыйныйлар да. Андый вакытларда ул качып котылырга тырыша. Әгәр каршы торса, үзе дә җавап итеп сукса, бәлки, аны тынычлыкта калдырырлар, кимсетмәсләр иде. Ләкин аның юашлыгы балаларның әтәчлеген тагын да арттыра гына.

Ә Галия яшьтәшләре арасында абруйга ия. Ул үзе белән болай кыланырга ирек бирмәячәк. Ләкин ул дусларына ниндидер бәйлелектә булуын күңеле белән тоя. Дөресен әйткәндә, аның әлеге юаш малайны бер дә кимсетәсе килми. Киресенчә, ул аны тынычлыкта калдыруларын тели – кеше кимсетүнең ни кызыгы бар? Ләкин ул турыда дусларына әйтә алмый, чөнки әлеге малай кебек үк читкә этәрелүдән курка. Күпчелек фикере аның изге уй-ниятләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Галия әле бала гына, ләкин ул, өлкәннәрчә әйткәндә, «икейөзле» булырга мәҗбүр булуыннан газаплана. Юаш малайны ул бик кызгана. Ләкин, шуңа да карамастан, икенче көнне башкалар белән аны кимсетүен дәвам итә...

Бервакыт, комнан эшләнгән корылмалар балаларның рәхимсез аяк киемнәре астында тагын җимерелгәннән, ә юаш малайның баш киеме салдырып алынганнан соң, Галиянең күзләре аның күзләре белән очрашты. Малайның баш киеме аның кулында иде. Юаш малай оялчан гына елмайды һәм кулын сузып, кызга таба кыюсыз гына бер адым атлады. Күңелдә беренче туган теләк – баш киемен малайга кайтарып бирү иде. Кызгана, ахры, ул аны... Инде иреннәре җавап итеп елмаерга әзерләнде... Ә баш киеме югары очты һәм агачның югары ботагына эленеп калды. Кызның дуслары сокланып шау-шу килделәр, менә алып карасын инде хәзер, дип шатландылар. Малай, кыз өчен уңайсызланган һәм оялган кебек, карашын Галиядән читкә алды. Урамда уйнау теләге югалып, кыз өенә кайтып китте. Өйгә кайткач, бүлмәсенә кереп бикләнде дә, күңеле йомшарып елап җибәрде. Аны беркем кыерсытмады, беркем дә сукмады, ләкин ни өчендер елыйсы килә иде. Төштән соң да, кичкә таба да аның урамга чыгасы килмәде. Кыз балконга чыкканда караңгы төшә башлаган иде инде. Кичкә чүлмәктә үсеп утырган чәчәкләр тагын да хуш ислерәк була икән. Галия чәчәкләрне карарга бик ярата иде. Кыз әкрен генә «сәләм» дип дәшкән тавыш ишетеп, як-ягына каранды. Якында гына, балконда теге юаш малай басып тора иде.

– Сәләм, дип син әйттеңме?

–        Мин синең исемең Галия икәнен беләм.

– Аны мин үзем дә беләм. Ә синең исемең ничек?

– Азат.

Галия сүзгә мавыгып китүен үзе дә сизми калды. Азат шулкадәр күп белә иде! Галия кебек үк аңа да 8 генә яшь булса да, аның белмәгәне юк икән!

– Син ничек шулкадәр күп беләсең?

– Кызыклы китаплар, журналлар укыйм. Телисеңме, сиңа да укырга биреп торам.

Галия, әлбәттә, каршы түгел иде. Әмма бу турыда дуслары белеп алса, аңа «точно» көн күрсәтмәячәкләр. Шуңа күрә ул горур гына:

– Кирәге бар! – дип җавап бирде.

Галия өйгә кереп китәргә теләгән генә иде, малай янына искиткеч матур песи баласы йөгереп чыкты. Галия песи турында күптәннән хыяллана иде. Тик аңа өйгә песи алып кайтырга рөхсәт итмиләр.

– Синең песиме?

– Әйе. Исеме Солтан. Матур бит, әйеме?

– Кай төше матур?!

– Кунакка кил, аның белән бергәләп уйнарбыз.

– Юк! Песиләрне җенем сөйми!

Йорт хайваннарын үлеп яраткан Галия үзе дә сизмәстән шулай дип җавап бирде.

– Галия, миндә әле ташбака белән тутый кош та бар!

– Аларны да җенем сөйми.

Йокларга ятар алдыннан Галия янә елады. Ул ташбака белән дә, тутый кош белән дә уйнарга тели иде. Ләкин барысын да үзең теләгәнчә эшләп булмый шул. Тормышта шулай – гел киресе буламы әллә? Ләкин... болай эшләү дөрес түгел бит!

Икенче көнне Азатны тагын дөмбәсләделәр. Галия катнашмады, карап кына торды. Кыйнауга түзгән һәм сугышмыйча, куллары белән капланып кына торган малайга җен ачулары килде.

Кичен Галия шыпырт кына балконнан башын сузып карады. Азат балконнан аңа таба карап тора, ә песи аның аяк очында тыныч кына битен юып маташа иде. Янә тыныч кына «сәләм» дигән тавыш ишетелде.

– Азат, син нигә куркак?

– Куркак?

– Сине кыйныйлар, ә син каршылык күрсәтмисең!

– Миңа сугышырга ярамый.

– Әниең рөхсәт итмиме?

– Юк. Әни түгел. Әти дә түгел. Табиблар.

– Нигә?

– Минем йөрәгем авырта.

Галиянең йөрәге сыкрап куйды.

– Ә мәктәптә ничек?

–        Мин бит өйдә укыйм.

Соңгы арада Галия урамга бөтенләй диярлек чыкмый башлады. Ул Азатны якларга курка, тик инде аны кыерсытуларын да тыныч кына карап тора алмый иде. Алар һәр кич Азат белән озаклап сөйләштеләр. Кыз берничә тапкыр аларда кунакта булды, песи, тутый кош һәм мыштырдык ташбака белән дә танышты. Азатның кызыклы китапларын укыды. Азат үзендә булган бар нәрсә белән уртаклашырга әзер иде. Кызның элекке дуслары белән аралашу теләге суынды. Ә менә тәртипсез төркем «хыянәт»не сизде һәм Галиягә хөкем оештырды. Ул үзенең кичәге дуслары арасында басып тора һәм акланырга тырыша иде.

– Мин хыянәтче түгел. Түгел!

– Алай булгач, расла!

Расларга? Ничек итеп?

– Күрәсеңме теге чирләшкәне? Әнә, урындыкта китап укып утыра.

– Күрәм.

– Бар да, яхшы гына итеп берне кундыр, китабын тартып ал һәм ертып ташла.

– Нәрсәгә? Ул безгә тими бит!

– Әйтелгән икән – эшлә!

Аны ниндидер көч Азатка таба этәрде. Кыз Азатның китабын кулыннан тартып алды да, икегә аерылып, җиргә томырды.

– Әфәрин! Шул кирәк аңа!

Тик Галия бу тавышларны ишетми иде инде, ул подъездга йөгереп керде дә, баскыч астына кереп посты һәм әкрен генә калтыранып елый башлады...

Галиянең гафу үтенәсе бик-бик килсә дә,  ул бу эшне көн арты көн кичектереп килде. Азат гафу итмәс дип курыкты. Ниһять, тәвәккәлләгәч, Азатны өйдә күрә алмады, аны операциягә алып киткәннәр иде. Ике айдан Галия Азатның әнисе белән очрашты.

– Галия, безгә кер әле. Әйдә, хәзер үк керәбез.

Ул Азатны күрәчәк! Галия аны бик сагынды! Ул аңлаячак, гафу итәчәк... Азат шундый, һичшиксез аңлаячак!

Азатларда шылт иткән тавыш та юк иде. Песи диван почмагында тыныч кына йоклап ята, тутый кош җоннарын кабарткан, ташбака каядыр качкан. Ә Азат кайда?

– Галия, менә моны Азат сиңа бирергә кушты.

Азатның хайваннар турындагы иң яраткан китабы! Ул аны һәрвакыт үзе белән йөртте, һәм ташбакалы тартма...

– Ә Азат кайда?

– Ул китте, сөеклем. Еракка китте..

– Кая еракка? Сездән башка, берүземе?

Хатын тиз генә тәрәзәгә борылып, пәрдәләрне төзәткәли башлады. Галия иң куркыныч сүзләрне ишетүдән куркып, урынында селкенмичә бераз басып торганнан соң, берни дә сорашмыйча, әкрен генә чыгып китте.

Аның артыннан авыр ишек тонык тавыш белән ябылды һәм ерактан Азатның капитаннар һәм кораблар турындагы яраткан җыры ишетелде. Димәк, Азатның корабы дәрья-диңгезләр буйлап йөзмәячәк? Юк, юк, юк! Алай булырга тиеш түгел! Аның корабы Азат исемле кыю һәм яшь капитан белән бик еракка йөзеп китте! Ул исән... Азат үлә алмый. Галия аннан гафу үтенергә өлгермәде бит әле.

Өйгә кайткач, Галия Азатның китабын ачты. Идәнгә ниндидер кәгазь бите килеп төште. Азат зур хәрефләр белән: «Мин синең озак яшәвеңне телим!» – дип язган иде. Кызның бите буйлап яшь тамчылары тәгәрәде...

 

Изменено 09.09.2016 11:28

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить