19.08.2016 09:41

Һәр агач үзенчә матур

Автор  Лиана Хәбибуллина, Мөслим гимназиясе.
Оценить
(0 голоса)

Җәйге көндә йөрдем урманда,

Матур агачлар күрдем мин анда.

Көязләнеп, күр, чыршылар тора,

Ак кыш килүгә ниятләр кора.

Бакчага кердем, алмагач күрдем,

Минем алдыма алмалар коя.

«Аша алмамны!» – дия ул гүя,

Иң тәмлесен безгә әзерләп куя.

Бу дөньяда күп төрле агачлар,

Имән, усак бар, юкә, наратлар.

Нинди матурлар – урманга керсәң,

Иренмә, дустым, барысын карап бар!

Кисмичә саклыйк һәрбер агачны,

Алар да тере, аларда җан бар.

Утыртыйк өстәп, бик тә күп итеп,

Гөрләп үссеннәр безнең урманнар!

 

 

Изменено 19.08.2016 09:45

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить