17.08.2016 14:23

Әти-әниләр колагына

Автор  Редактор
Оценить
(0 голоса)

Балалар белән сөйләшкәндә ата-аналар түбәндәгеләргә игътибар итәргә тиешләр:

1. Балагыз сүзне дөрес әйтмәгән очракта, мисал өчен, груша урынына алма дисә, «Бу груша түгел, алма» дип кискән итеп әйткәнче, аны «Груша ашыйсың киләме әллә?» дигән сорау ярдәмендә төзәтеп куегыз.

2. Сөйләмегез төзек һәм кыска җөмләләрдән булсын. Әкрен сөйләшегез, ашыкмагыз. Кайбер гаиләләрдә сөйләм темпы кызу булганлыктан, балалар сүзләрен аңламый кала.

3. Балага шунда ук сүзне кабатларга кушмагыз. Истә тотарга кирәк: башта аңлау һәм соңыннан гына сөйләм процессы барлыкка килә.

4. Балагыз белән фантазияне үстерүче уеннар уйнагыз. Телевизор карау сәгатьләрен чикләгез.

5. Бу чаралардан соң да балагыз сөйләшмәсә, паникага бирелмәгез. Бала сезнең әйткәнегезне ишетә һәм аңлый икән, димәк, аның үсешендә җитешсезлекләр юк.

Изменено 17.08.2016 14:26

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить