05.08.2016 10:41

Кәккүк нигә моңая?

Автор  Рамазан Кәбиров Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең әдәбият, тарих укытучысы.
Оценить
(0 голоса)

      Питрау җитү белән бөтен сайрар кошлар, сүз берләшкәндәй, берьюлы тынсыз-өнсез калалар. Хәтта күке дә кычкырмый башлый. Питрауга кадәр ике-өч атна алдан ук: «Күке, минем гомерем күпме?» – дигән сорауга ул язлыктагы кебек  “күк-кү” дип талгын гына санап бармый, ә ничектер ярсулы карлыккан аваз белән “күп-күп-күп” дип кызулап тезеп китә. Күкенең болай тотлыга башлавы бер яктан безне борчуга салса да,”күп” дигәнен ишеткәч күңел була инде.

Кайбер елларда күке тавышы Питраудан соң да атна буе ишетелергә мөмкин. 1978 елда, мәсәлән,19 июль көнне дә күке кычкырган һәм, чыннан да, халык сынамышларындагыча, ул елны көз бик соң килгән, хәтта 19 ноябрьдә дә яшенләп-күкрәп яңгыр яуган.
Күкеләр 130 төргә бүленә. Аларның күпчелеге – оя корып яшәүче кошлар. Безнең якларда моңаеп, кычкырып йөреп кенә җәйне уздыручы күкеләрнең тормышы да, игътибар белән күзәтсәң, шактый катлаулы икән. Ана күке бер җәйдә 20-25 йомырка сала. Аның 2-3 көнгә бер йомырка салуын искә алсак, моның үзенә дә ике ай ярым вакыт кирәк булуын белербез. Башка кошлар кебек, иркенләп кенә үз ояңда салсаң икән әле ул йомыркаларны! 25 йомырканың һәрберсенә оя эзләргә кирәк бит. Күке беркайчан да бер ояга икедән артык йомырка ташламый.
Ана күке кычкыра белми, кычкырып-моңаеп йөрүнең аңа кирәге дә юк. Үз биләмәсенең төрле ягыннан яңгыраган күке тавышының кайсы моңлырак – ул шунда.
Чит ояда үскән күке балалары үзләрен шактый мөстәкыйль тота. Август ахырлары җитүгә, юл күрсәтүче тәҗрибәле  кошлардай, алар беренчеләрдән булып җылы якларга сәфәр чыгалар.

 

Изменено 05.08.2016 10:46

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить