02.08.2016 13:56

Йөзәргә өйрәнәбез!

Автор  Рафис Минһаҗев, Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбе физкультура укытучысы.
Оценить
(0 голоса)

  Кадерле дуслар! Мондый ямьле җәйге көннәрдә иң рәхәт урын, ул, әлбәттә, елга буе. Әмма йөзә белмибез икән, су коенуның ләззәте бермә бер кимеячәк. Әйдәгез, бергәләп йөзәргә өйрәнәбез. Алда тәкъдим ителә торган күнегүләрнең берсе генә төшеп калса да, моңа ирешү кыенлашыр. Башладык!

1. Йөзәргә өйрәнү өчен артык тирән дә, артык сай да булмаган сулык кирәк. Агымсыз урын тагын да яхшы. Сулыкның төбе комлы, һәм әлбәттә, тигез булса, әйбәтрәк.
2. Күкрәк тиңентен суга керәбез һәм йөзебез белән ярга карап басабыз. Йөз белән суга капланып торырга өйрәнәбез. «Бер, ике, өч...» дип егермегә кадәр санаганчы шулай торырга кирәк. (Бу бик озак тоелса, азрак вакыттан башлыйбыз.) Егермегә кадәр санагач, сулышның суга чыгарып,  тураеп басабыз.
3. Акрын гына утырырга тырышып карыйбыз. Булмыймы? Барыбер тырышырга кирәк. Сулыш тигез,тыныч булсын. Еш-еш яки артык тирән сулау ярамый.
4. Аякларыңны эчкә җыеп (кулларың белән кочаклап) чүгәлибез. Су безне калкавыч кебек этеп чыгарыр. Тик барыбер егермегә кадәр санаганчы утырырга тырышыйк. Аннары сулышны суга чыгарып, тураеп басабыз.
5. Алдагы күнегүдәге кебек суга чүгәлибез, саныйбыз. Егермегә җиткәч, аякларны һәм кулларны сузып җибәреп, йөз белән суга капланабыз, сулышны суга чыгарабыз. Гәүдә суда горизонталь ятмас, аяклар батыбрак торыр.
6. Аякларны “эшләтә” башлыйбыз – алмаш-тилмәш суга бәрәбез. Акрын гына алга киткәнне сизәрбез.
7. Чын йөзүче булу өчен сулыш ала белү дә мөһим. Кулларны алга сузып, аякларны “чәпелдәтеп”, суга капланып барабызмы?  Башны күтәрергә, суны куллар белән алмаш-тилмәш алдыңа әйбер өйгән кебек ишәргә кирәк. Башны күтәргәндә, сулыш алырга да өлгерергә кирәк.
Сак булыйк. Суны күпләп йота күрмик. Ә ул башта авызга керәм-керәм дип кенә тора.
Шушы күнегүләрне  тәртибен бутамыйча кат-кат кабатлыйбыз. Без хәзер батмыйбыз! Чынлап!

 

 

Изменено 02.08.2016 14:00

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить