01.08.2016 13:17

Рузил Заһидуллин: «Юл кагыйдәләрен беләбез, әмма үтәмибез»

Автор  Әңгәмәдәш: Ризидә Гасыймова.
Оценить
(0 голоса)

“Улым, (кызым), юл аша, зинһар, карап чык”, – дигәнне сез еш ишетәсезме? Иманым камил, җәй көне әти-әниләр бу хакта ешрак әйтәләрдер. Җәй, ни әйтсәң дә, хәвефлерәк чор ул. Юлларда машиналар саны кискен арту белән дә бәйле бу, (кыш көне рульгә утырырга кыймаучылар да язга бер-бер артлы килеп чыгалар, аларны әле бик матур исем белән - “чәйнекләр” дип атап йөртәләр), балаларның көн дәвамында урамда, уенда, шартлыча әйтсәк, ирекле булулары белән дә.

Чаллы ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Рузил Заһидуллин белән без балалар һәм әти-әниләр бер генә минутка да онытмаска тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре, һәм, кызганычка каршы, бездә әледән-әле булгалап торган күңелсез очраклар турында сөйләшеп утырдык:

–        Рузил, безнең балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балаларны юл һәлакәтләреннән саклау күпмедер дәрәҗәдә системага салынган –шушы темага тәрбия сәгатьләре, кызыклы шөгыльләр даими үткәрелеп килә. Өстәвенә, мәктәпләрдә яшь инспекторлар отрядлары эшли. Алар үзләре дә урам чатларында җәяүлеләрне юл кагыйдәләренә игътибарлы булырга чакырып торалар.  Тик җәй җитеп, каникуллар башлануга, болар – безнең белгәннәр, уку елы дәвамында өйрәнгәннәр онытылып бетмиме, кирәксезгә әйләнмиме?

–        Без мәктәпләрдә еш булабыз, балалар белән даими очрашабыз, мин шулардан чыгып әйтәм – балалар бырысы да нигездә юл кагыйдәләрен яхшы беләләр. Әмма, кызганычка каршы... үтәмиләр.  Бу җәйге чорга гына хас күренеш түгел, гомумән, шулай.

Инде җәй турында сүз алып барабыз икән, без ел саен 20 майдан 20 июньгә кадәр “Игътибар, балалар!” айлыгы үткәреп киләбез. Быел шушы бер ай вакыт эчендә Чаллы шәһәрендә генә дә балалар катнашында 24 юл һәлакәте булды. Узган ел бу сан күпкә кимрәк – 11 генә иде. Алты айлык нәтиҗәләрне чагыштырсак та, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны артуга бара. Әйтик, быел 6 ай эчендә 74 шундый юл һәлакәте исәпкә алынган, (79 бала тән җәрәхәте алган), узган елның шушы ук чорында исә балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны 42 булган.

–        Бу юл һәлакәтләренең күпмесе балалар гаебе белән килеп чыкты икән? Һәм нинди очракларны болары менә аеруча еш кабатлана, дип аерып алып, мисалга китереп була?

–        Әйтик, 37 очракта бала җәяүле буларак зыян күргән. Мондый юл һәлакәтләренең күбесе хәзер шәһәр йортларының ишек алларында була. Бала туктап торган, яртылаш тротуарга менгереп куелган машина алдыннан кинәт кенә юлга йөгереп килеп чыга.

Балаларның зур автобусларда егылу очраклары да юл-транспорт һәлакәте буларак теркәлә. 4 бала, мисал өчен, шулай тән җәрәхәте алган. Монда инде автобус йөртүче дә, баланы игътибарсыз калдырган әти-әни дә гаепле булырга мөмкин.  Балалар да саклык кагыйдәләре турында онытмаска тиеш.

Статистиканы дәвам итсәк, 10 бала велосипедта һәлакәткә очраган. Моңа инде светафорлы зур юллар аша чыкканда велосипедтан төшмәү сәбәпче. Җилдереп килеп чыккан велосипедны машина йөртүченең күреп өлгермәве ихтимал.

Иң еш очрый торган кагыйдә бозу исә балаларның урам аша чыкканда җәяүлеләр юлын эзләп тормавы. Малайлар, билгеле, үз көченә ышанучан була, «Әй, мин чыгып өлгермимме соң инде!», дип уйлый. Әмма чит ил машиналарының тизлеге бик югары булуын да, машина йөртүченең аны (бигрәк тә, эңгер-меңгердә), күрмәскә мөмкин булуын да исәпкә алып бетерми. Һәм җәяүлеләр юлын күрү белән атылып чыгарга да ярамый. Башта машинаның туктавын көтегез. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, без рейд вакытында юл йөрү кагыйдәсен бозган яшүсмерләрне дә тоткарлыйбыз. Һәм укыган мәктәбенә кисәтү җибәрәбез, әти-әниләренә хәбәр итәбез. Мондый очраклар кабатланса, бала әти-әнисе белән бергә районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия утырышына чакырыла.  

–        Күрү-күрмәү, дигәннән, балаларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы махсус элементлар булырга тиеш, дип инде байтактан сөйләнә, тик чынбарлыкта моны игътибарга алган, үтәргә тырышкан әти-әниләр сирәктер?

–        Андыйлар бар, әмма, әлбәттә, бөтенесе түгел. Мин инде яшь әти-әниләргә тагын бер кат мөрәҗәгать итәр идем: балаларны төрле төстәге яктырак киемнәрдән йөртергә тырышыгыз.  

–        Рузил, башка елларда без яшүсмер малайларның каска кимичә скутерда  йөрүләре, һәм шулай ук бик еш кына хәвеф-хәтәргә тарулары турында сөйләшә идек...

–        Хәзер мин мондый очраклар күп дип әйтмәс идем. Чөнки бүген инде скутерда йөрү өчен дә транспорт йөртү таныклыгы кирәк. Таныклыксыз йөргән өчен 15 мең сумга штраф каралган.

–        ЮХИДИ бүген балалар белән актив эш алып бара. Әмма балаларның куркынычсызлыгы, кызганычка каршы, дип әйтик, аларның үзләреннән генә тормый бит. Бүген машина йөртүчеләргә (штрафлардан тыш, билгеле) нинди тәэсир итү юллары бар, дип уйлыйсыз?

–        Без төрле алымнар кулланып карыйбыз. Машина кую урыннарына, транспорт оешмаларына рейдлар оештырабыз, әңгәмәләр үткәрәбез. Тагын бер кызыклы чара – студентлар һәм эшче яшьләр арасында машина йөртү буенча бәйгеләр оештырабыз. Чаллы телевидениесе белән берлектә кисәтүле роликлар әзерләп чыгарабыз. Болар барысы да күпмедер нәтиҗә бирәдер, әлбәттә. Әмма бер-береңә, тирә-юньдәгеләргә  игътибарлы булу ул, кагыйдә буларак, кече яшьтән тәрбияләнә. Әти-әниләр балаларны җәяүле генә түгел, булачак машина йөртүче итеп тә күрсеннәр, һәм һәрвакыт уңай үрнәк күрсәтсеннәр иде. Бүгенгенең йогынтысын без иртәгә һичшиксез сизәчәкбез.

   

Изменено 01.08.2016 13:20

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить