13.07.2016 10:29

Узышчы буласым килә яки ралли - көтеп алган вакыйгам!

Автор  Самат Закирҗанов ( 7 яшь), Чаллы.
Оценить
(0 голоса)

Минем быел иң көтеп алган вакыйгаларның берсе -  "Ефәк юлы” узышлары булды.

Ике атна эчендә узышчыларга 10 000 километр араны үтәргә кирәк. Шуның яртысы махсус тиз

йөрешле юллар. Унынчы июлдә “Ефәк юлы”нда катнашучылар Чаллы аша узды. Мин дә әтием белән бу машиналарны карарга бардым. Ниндиләре генә юк иде алар арасында! Минем дә үскәч узышчы-пилот буласым килә. "Ефәк юл”ында катнашучы беренче автомобиль күренгәч тә, халык кул чаба башлады.  Без  «Азатлык» мәйданында идек.  Каршы алу тантанасын һәм концертны карадык. Бу бәйге-узышта «КАМАЗ-МАСТЕР» командасы да катнаша. Без якташларыбызга уңышлар телибез!

 

Изменено 13.07.2016 10:34

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить